Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үткәннәрдән сирәк рәсем

Безнең күбебез иске фотолар белән альбомнар актарырга яратабыз. Менә хәзер дә муниципаль районның архив бүлеге ярдәмендә иске фотографияләр аша үткәннәргә юл тоттык...

Күпсанлы фотографияләр караганда, игътибарымны 1967 елның язында төшерелгән фото җәлеп итте. Әлеге рәсемдә Урицкий һәм Карл Маркс урамнары кисешкән җирдә үз эшләре белән каядыр ашыгучы чистайлылар тормышы сурәтләнгән.

Шунысы кызык, бүгенге көнгә кадәр анда берни дә үзгәрмәгән, тик менә бинаның беренче катында гына кибет һәм чәчтарашханә барлыкка килгән. Ә биек булмаган ак бетон койма урынына бульвар урнашкан. Нәкъ менә монда Бөек Ватан сугышы елларында безнең якташларыбызның күрсәткән батырлыклары истәлегенә стелалар белән Батырлар Аллеясе урнашкан...

Әлеге фотода сурәтләнгән кешеләр исә киләсе елда 9 майда Тантаналы төстә ут кабызылачак һәйкәл- обелискның ачылачагын белмиләр. Ул КПССның Чистай шәһәр комитеты секретаре Степан Антонов инициативасы белән оештырылган иде. «Мәңгелек ут» стеласы идеясенең авторы фронтовик Евгений Скороходов булды. Аллеяне 1975 елның 9 маенда ачачаклар. Тарихи мемориалны булдыруда конструктор һәм дизайнер Леонид Чупаев, скульпторлар Владимир Скороходов, Иван Романов һәм Павел Самойлов күп көч куячак. Алар әле батырларга истәлек стеласы куюда да зур тырышлык күрсәтәчәкләр...

Болар барысы да алда булачак, ә әлегә бу урамда автомобильләр дә юк, тынгысыз чистайлылар гына үз эшләре белән каядыр ашыгалар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев