Ут белән шаярмагыз!
Җәмгыять

Ут белән шаярмагыз!

Ут белән сак эш итмәү янгыннар килеп чыгуның төп сәбәбе булып тора.

Статистика күрсәткәнчә, Россиядә янгыннар саны арта. Янгыннарның төп сәбәбе булып ут белән саксыз эш итү тора.

Янгын куркынычсыз лы гы ның төп кагыйдәләре һәм янгыннардан үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында Чистай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин сөйли:

– Көнкүрештә янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре булып гадәти нәрсәләр: янып торучы җылыту приборлары пәрдәләр, җиһазлар янына кую, балконнарны, лоджийларны чүп-чар белән тутыру, үтү юлларын һәм баскыч мәйданчыкларын кап лау, төзек булмаган электр вилкалары, розетка штепсельләре тора.

Янгын вакытында кешеләр бер мизгел эчендә гомер буе җыйган бар нәрсәләрен югалталар, хәтта түбәсез дә калалар. Янучыларның күршеләре дә бәла күрә.

Боларның барысының да төп сәбәбе – күпчелекнең безнең тормышта янгыннар сирәк күренеш дип уйлавы. Кеше бәла миңа кагылмас дип уйларга гадәтләнгән. Әмма һәрвакытта да без уйлаганча килеп чыкмый шул. Ут белән сак эш итмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар да аз түгел. Ачык ут белән саксыз эш итү, сүнеп бетмәгән тәмәке төпчеге, пиротехнканы дөрес кулланмау, ягулыклар һәм тиз янып китә торган сыекчалар белән саксыз эш итү.

Болар килеп чыкмасын өчен көнкүрештә барлык тиешле кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк.

– 80 проценттан артык янгыннар торак йортларда килеп чыга. Фатирга күченгәндә үк яшәүче үз өстенә торактан ничек файдаланырга кирәклеге, шул ук вакытта янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү турында җаваплылык ала. Үз вакытында электрүткәргечкә ревизия үткәрергә, розеткаларны, кабызгычларны, өзгечләрне төзек хәлдә тотарга кирәк. Янгында үлүчеләрнең төп сәбәбе – урын-җирдә тәмәке тарту. 70 процент кеше нәкъ менә шушы сәбәп аркасында һәлак була.

Күп кеше аларның өендә янгын килеп чыкмас дип уйлый. Әмма янгын – язмыш кушуы яисә сукыр очраклылык кына түгел, ә кешенең турыдан-туры эше яисә тик торуы, битарафлыгы нәтиҗәсе. Истә тотыгыз: ут белән саксыз эш итү иң күңелсез нәтиҗәләргә китерә.


Нет комментариев