Укытучы көне белән!
Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!
Педагогик осталык һәм зирәклек илебездә һәрвакыт чиксез хөрмәт казанды, чөнки укытучы – баланы фәнни белем юлыннан озата баручы. Сез дөньяга карашны, кыйммәтләр системасын формалаштырасыз, балаларны әдәпле һәм ярдәмчел булырга, фикер йөртергә өйрәтәсез, бүгенге дөньяның катлаулы якларын аңларга ярдәм итәсез, иҗатка, фәнни эзләнүләргә дәртләндерәсез һәм үзегез дә гел үсештә буласыз. Болар барысы да сезнең игелеклегегез һәм зирәклегегез, күңел юмартлыгыгыз, белемегез, талантыгыз белән уртаклашырга әзер булуыгыз ярдәмендә килеп чыга.
Сезнең намуслы хезмәтегез, сабыр булуыгыз һәм балаларны ихлас яратуыгыз алдында баш иябез! Сезгә яңа һөнәри казанышлар, нык сәламәтлек, уңышлары белән сөендерерлек рәхмәтле һәм максатчан укучылар телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев