Чистайда яшәүчене 90 яшьлеге белән котладылар
Тыл хезмәтчәне Нурания Гайнетдин кызы юбилеен билгеләп үтте.
Чистайдан тыл хезмәтчәне Нурания Гайнетдин кызы Шәрифуллина 90 яшьлеге белән котлаулар кабул итә. Истәлекле дата белән юбиляр ханымны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады. Ул Нурания Гайнетдин кызына чәчәкләр, бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды, озын гомер һәм сәламәтлек теләде.
Нурания Гайнетдин кызы – Чистай районы Акбулат авылында туып үскән. Үзенең хезмәт эшчәнлеген 12 яшьтән башлаган. Чистайга күченгәч, бөртекне ярмага эшкәртү комбинатына эшкә урнашкан. Аннары тыл хезмәтчәне төзелештә штукатур-буяучы булып эшләгән.
Кияүгә чыккач, ире белән юллама буенча Төрекмәнстан Республикасына Небит-Даг нефть шәһәре төзелешенә күчеп киткән. Анда ул нефть скважинасында эшче булып эшләгән. Нурания Гайнетдин кызының хезмәт стажы 40 елдан артык.
СССР таркалганнан соң, ул Чистайга кайткан. Хәзерге вакытта Нурания апа кызының гаиләсендә кайгыртучанлык һәм игътибар тоеп яши.
Нурания Гайнетдин кызы бәхетле әни, әби һәм карт әби: аның ике баласы, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев