Туган телләрне саклыйбыз, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәбез
Җәмгыять

Туган телләрне саклыйбыз, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәбез

Совет утырышында милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Муниципаль район башлыгы каршындагы советның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча чираттагы утырышы узды. Аны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды.

Утырышны башкарма ко митет җитәкчесенең мәга риф буенча урынбасары – муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова ачты. Ул районның гомуми белем бирү мәктәпләрендә туган телләрдә укытуны оештыру турында сөйләде.

– Чистай районында укучыларны туган телләрендә укыту һәм тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Ике дәүләт теленең конституцион статусына хөрмәт тәрбияләнә, – дип үз чыгышын башлады Ольга Вадимовна.

Шәһәрдә һәм районда татар телле 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар, аларда 175 татар милләтле бала тәрбияләнә. 17 балалар бакчасында татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 26 төркем эшли, аларда 391 бала йөри. Туган (татар) телдә белем һәм тәрбия бирү 48,7 процент тәшкил итә. Авыл җирлекләренең берсендә укыту һәм тәрбия чуваш телендә алып барыла торган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, анда 8 бала йөри.

Туган (татар) телдә белем бирүче – 8 милли мәктәп, рус телендә белем бирүче – 20, чуваш телендә белем бирүче этно-мәдәни компонентлы 1 мәктәп эшли. 2022-2023нче уку елы башына туган, татар телендә укыту һәм тәрбия бирү 30,9 процент тәшкил итә.

Башлангыч һәм гомуми белем буенча яңартылган ФГОС кертелү уңаеннан, 1-5нче сыйныф укучылары – 1208 бала – татар телен Татарстан Респуб ликасы дәүләт теле буларак өйрәнәләр (14,99 процент). Чуваш милләтле 120 укучыдан Түбән Кондрата мәктәбендә 31 бала (0,36 процент) туган телендә белем ала. 20 гомуми белем бирү учреждениесендә (68,74 процент) укыту рус телендә оештырылган.

Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан муниципаль районда 2022-2023нче уку елында 2нче гимназиядә һәм 5нче мәктәптә – ике татар сыйныфы, шулай ук 1нче мәктәптә, 2нче лицейда, 3нче гимназиядә туган (татар) телдә белем һәм тәрбия бирүче өч сыйныф ачылган. Районда татар телендә укыту узган ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан һәм 42,44 процент тәшкил итә.

«Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ»ның басма һәм электрон ресурсларындагы толерантлык, халык традицияләре, милләтара һәм динара багланышлар темасына язылган материаллар турында баш мөхәррир – филиал җитәкчесе Наталья Данилова сөйләде. Филиалның мәгълүмати ресурсларындагы этникара һәм динара мөнәсәбәтләр темасы әйдәп баручыларның берсе, дип ассызыклады ул. «Чистопольские извес тия», «Чистай хәбәрләре» газеталары битләрендә һәм редакциянең социаль челтәрләрендә чис тайлылар төрле милләт һәм дин вәкилләре, милли үзешчән сәнгать коллективлары, Чистай районында яшәүче халыкларның гаилә традицияләре, милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр турында күп нәрсә белә алалар.

Агымдагы елда «Чистай-информ» редакциясе тарафыннан «Халык көче – гореф-гадәтләрдә» республика гранты тормышка ашырыла. Газета битләрендә һәм интернеттагы ресурсларда журналистлар Татарстан территориясендә, аерым алганда, Чистай районында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында сөйлиләр. Сүз, нигездә, гаилә кыйммәтләрен саклауга, гаилә институтын ныгытуга ярдәм итүче традицияләр турында бара. Бу хәзерге җәмгыятьтә, яшьләрнең карьерага өстенлек биргәндә һәм чайлдфри, ЛГБТ кебек деструктив хәрәкәтләр популярлык казанганда аеруча актуаль.

Наталья Николаевна басма лар ның язылу тиражлары, бигрәк тә болай да аз санлы «Чистай хәбәрләре» газетасы тиражының кимүенә борчылу белдерде.

– Боларның барысы да татар телен саклау һәм үстерүнең мөһимлеге турында күп санлы сөйләшүләр фонында булуы гаҗәп, – диде ул. – Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре туган телдә чыгарыла торган шәһәр һәм районның бердәнбер газетасына активрак язылсыннар иде.

Чистай районында таҗик диаспорасы җитәкчесе Әбүбәкр хәзрәт агымдагы елда диас пора вәкилләре үткәргән иң якты бәйрәмнәр һәм чаралар турында сөйләде, аларның күбесе Чистай районында нык лы урнашып, шәһәрнең актив иҗтимагый тормышына кушылганнар.

Киңәшмәдә шулай ук ТРда

кеше хокуклары буенча Чис тай муниципаль районындагы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Геннадий Осипов чыгыш ясады. Гаделша авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сабирҗанов Гаделша авыл җирлегендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Әбүбәкр хәзрәт: – Бүгенге көндә Чистайда 500дән артык таҗик яши, алар күбесенчә сәүдә, төзелеш, хезмәт күрсәтү һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә мәшгуль. Таҗик халкы ата-бабалары традицияләрен хөрмәт итә, туган телне һәм милли йолаларны саклый һәм киләчәк буынга тапшыра.

Таҗик диаспорасы шәһәр тормышында, шәһәр бәйрәмнәрендә актив катнаша, анда без чистайлыларны мәдәниятебез белән таныштырабыз, милли ризык лар белән сыйлыйбыз.

Шәһәр зираты һәм мәчет территорияләрен тәртипкә китерү өмәләрендә дә катнашабыз.

Ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә, балалар бәйрәмнәрдә катнашабыз, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтәбез.

Шулай ук муниципаль районда футбол, зур теннис, армрестлинг буенча оештырыла торган спорт чараларыннан да читтә калмыйбыз.

Таҗик диаспорасы җирле тормышка җайлашкан, әмма үз халкының үзгәлеген, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклый. Безнең гаиләләребез, кагыйдә буларак, күп балалы, һәм без демографик проблеманы хәл итүгә үз өлешебезне кертәбез.


Нет комментариев