Чистай муниципалитетында узган киңәшмә-планеркада Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Владимир Ковязин эшмәкәрләргә һәм сәүдә нокталары җитәкчеләренә товарлар әйләнешен контрольдә тотуның яңа механизмы асылын аңлатты
Владимир Ковязин ассызыклаганча, автоштрафлар – аерым җәза кампаниясе түгел, ә сатып алучыларны куркыныч һәм яраклылык вакыты чыккан продукциядән якларга тиешле заманча цифрлы корал. Системаның төп максаты – планнан тыш тикшерүләр уздырмыйча гына бозуларга оператив җавап биреп, бизнес өчен гадел һәм тигез шартлар тудыру.
Әмма Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары җыелганнарның игътибарын автомат санкцияләргә эләкмәс өчен базар мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга автоштрафлар механизмы беренче чиратта түләтүләр билгели торган өч төп зонага алдан ук үз системаларын тикшерергә кирәклеген юнәлтте:
1. Яраклылык срогы чыккан товарлар сату.
2. Тәмәке һәм никотинлы продукцияне билгеләнгән минимумнарга һәм максимумнарга туры килми торган бәяләр буенча сату.
3. Тәмәке һәм никотинлы әйберләр сатканда «Гадел билге» системасында теркәлү булмау.
Үз бизнесын куркынычсыз итү өчен, Владимир Ковязин эшмәкәрләргә дүрт гади, әмма мәҗбүри адымны үтәргә киңәш итте:
1. Сатуда булган барлык товар төркемнәре буенча «Гадел билге» системасында теркәлүне тикшерергә. Төп игътибар – тәмәке, аңа альтернатив һәм никотинлы продукциягә бирелә.
2. Сәүдә нокталары һәм кассалар турындагы мәгълүматларны актуальләштерергә. Документлардагы адреслар һәм касса аппаратын урнаштыруның факттагы урынының туры килүе мөһим.
3. Товар исәпкә алу системаларын һәм касса программа тәэминатын яңартырга. Рөхсәт режимында эшләгәндә маркировка кодын тикшерү мәҗбүри рәвештә үткәрелергә, ә товарны сату законнарда каралган нигезләр булганда чикләнергә тиеш.
4. Тәмәке һәм никотинлы продукциягә бәя белешмәлекләрен чагыштырырга.
– Әйләнештә катнашучы көйләүләрне, локаль модульләрне һәм яраклылык срокларын никадәр иртәрәк тикшерсә, автоштрафлар буенча материаллар формалаштыру куркынычы шулкадәр түбәнрәк булачак, – дип йомгак ясады Роспотребнадзор вәкиле һәм Чистай эшмәкәрләрен яңалыкка җитди карарга өндәде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев