Җәмгыять

Табиблар һәм укытучылар автомобильгә ташлама алырга мөмкиннәр

...

Татарстанда 2026 елда автомобиль хуҗалары өчен ташламалар гамәлдә. Медицина хезмәткәрләре, укытучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен җитештерүне локальләштерү югары дәрәҗәдә булганда, автомобильгә 20 процент ташлама каралган.

 

Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр, төп программа шартларын үтәп, автомобиль хакының 10 проценты күләмендә компенсация алырга мөмкиннәр. Республика халкы махсус компанияләр аша машинаны метанга күчерүгә субсидия рәсмиләштерә ала.

 

Гражданнар һәм кече бизнес өчен субсидияне икеләтә арттыра торган коэффициент каралган. Инвалид гражданнар һәм аларның вәкилләре, әгәр автомобиль медицина күрсәткечләре буенча кирәк булса, ОСАГО бәясеннән 50 процент компенсациягә хокуклы.

Чыганак: Казань КП

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев