Чистай йорт-интернатында  тарталеткалар ясау буенча мастер-класс узды
Җәмгыять

Чистай йорт-интернатында тарталеткалар ясау буенча мастер-класс узды

...

Йорт-интернатта яшәүчеләр бу процесска бик теләп кушылдылар «Юлдаш»  йорт-интернатында  биредә яшәүчеләр  катнашында  кулинария буенча мастер-класс узды. Оештыручылар җитәкчелегендә алар сыр һәм краб таякчыклары белән  тарталеткалар әзерләргә  өйрәнделәр. Бу – гади генә, әмма бик тәмле ризык. Аны бәйрәм өстәленә, шулай ук көндәлек өстәлгә дә  куярга мөмкин.

 

Биредә яшәүчеләр зур теләк белән әлеге процесска кушылдылар: мөстәкыйль рәвештә  кирәкле ингредиентлар  әзерләделәр. Азык-төлекне бергә туры китереп куллану  принципларын үзләштерделәр һәм әзер ризыкларны бизәкләргә дә өйрәнделәр. Мастер-класс барышында  катнашучылар  кулинария буенча яңа күнекмәләр  үзләштереп кенә калмыйча,  уртак  иҗаттан  уңай эмоцияләр дә алдылар.

 

«Әлеге эш файдалы  булып кына калмады, ә күңелле шартларда да үтте. Аралашып, яхшы кәеф белән  вакытның узганы сизелмәде дә», – дип билгеләп үттеләр чараны  оештыручылар.

Кулинария буенча дәреснең  төп нәтиҗәсе матур, нәфис һәм бик тәмле  тарталеткалар булды, катнашучылар бер-берсен сыйладылар, бергәләп тәмле чәй эчтеләр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев