Җәмгыять

Татарстанда медицина өлкәсендә хезмәткәрләр җитми

...

Җәйге чорда медицина өлкәсендә иң күп вакансияләр Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Свердловск өлкәсендә, Краснодар краенда һәм Татарстанда теркәлгән.

Россиядә табибларның 40 процентка якыны кадрлар кытлыгы аркасында эшне бергә алып бара, аларның күбесе берничә клиникада эшли. Иң кирәкле һөнәрләр арасында - табиб-терапевтлар, неврологлар, процедура шәфкать туташлары, хирурглар һәм УЗИ-диагностика табиблары.

Татарстанда ихтыяҗ зур булган белгечлекләр табибларына түләү өчен 300 млн сум акча җибәреләчәк. Сүз республикага Россиянең башка субъектларыннан килгән кадрлар турында бара.

Чыганак: Реальное время

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев