Узган шимбәдә бу сезонда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.
Узган шимбәдә гадәткә кергән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә мәйданчыклары югары базарда һәм сәгать заводы поселогындагы универсаль базарда җәелдерелде.
Иртәдән үк җирле солистлар һәм иҗат коллективлары ярминкәдә бәйрәм рухы тудырдылар. Алар чистайлыларны күңелле музыка, концерт программасы белән елмаеп каршы алдылар.
Шәһәрлеләр өчен киң ассортиментта районыбызның фермер һәм шәхси хуҗалыклары, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителде. Авыл кешеләре үз участокларында үстерелгән яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне, сөт һәм ит продукциясен, бал, бөртек, йомырка алып килгәннәр.
– Ел саен сатуга бәрәңге, кишер, сарымсак үстерәбез. Яшелчәләрне, нигездә, ярминкәләрдә сатабыз. Җирле продукция, читтән китерелгәнгә караганда, яхшырак дип бик теләп сатып алалар. Әмма бәяләрдән канәгать булмаучылар да бар, алар кибеттә арзанракка табып була диләр. Әмма анда продукциянең кайдан китерелгәне билгеле түгел. Хәер, безнең дә үз хезмәтебезнең кыйммәтен бетерәсебез килми. Мул уңыш алу өчен күпме көч, тырышлык кирәк! Шуңа күрә бәяләр кулай дип уйлыйм, – дип уртаклашты Мөслим авылында яшәүче.
Гадәттәгечә, ит сатыла торган урында күп санда сатып алучыларны күрергә мөмкин. Чистайлылар сыер, тавык итен теләп сатып алдылар.
– Ел саен ярминкәгә үз хуҗалыгыбызда җитештерелгән сыер итен алып киләбез. Елда 50 башка якын мөгезле эре терлекне иткә үстерәбез. Бөтен продукцияне ярминкәләрдә сатабыз. Гадәттә, итне тиз алып бетерәләр, шуңа күрә алга таба булачак барлык ярминкәләргә килергә планлаштырабыз, – дип уртаклаша Кызыл Ялан авылыннан фермер Рияз Әгълиуллин.
– Мин җирле фермерлардан ит сатып алырга яратам. Ул һәрвакыт яңа суйган була. Үзеңә ошаган кисәкне сайлап алырга була: сөяге булганы шулпага яхшы, итле кисәктән фарш чыгарырга була. Бәяләрне, әлбәттә, арзан дип әйтеп булмый, әмма бәяләр һәр нәрсәгә: азыкка да, ягулык-майлау материалларына да артты бит. Болар барысы да азык-төлекнең соңгы бәясендә чагыла. Аның каравы, таныш фермерлардан сыер ите сатып алганда, бер тапкыр да ялгышмадым. Ит һәрвакыт тәмле, сыйфатлы була, – дип билгеләп үтә пенсионер ханым Нина Васильевна.
Шәһәр халкы шулай ук сөт, эремчек, каймак та сатып алды.
– Үземне белгәннән бирле ярминкәләргә йөрим, аларның башлануын түземсезлек белән көтәм. Хәзер дә әлеге гадәттән чигенмим, һәрчак кирәкле азык-төлекне биредә сатып алам. Безгә яшелчәләр кирәкми, дачада үзебез үстерәбез. Ә менә бал, сөт, итне бик теләп сатып алабыз. Мәсәлән, бу юлы бал һәм тавык сатып алдым. Киләсе ярминкәдә сыер ите сатып алырга уйлыйм, – ди Фидания Гарипова.
Сәүдә бүлегендә билгеләп үтүләренчә, ике мәйданчыкта узган ярминкәдә авыл халкы 1 миллион 200 мең сумлык продукция сата алган. Шәһәрлеләр актив рәвештә бәрәңге, суган, ит продукциясе сатып алганнар.
Узган ярминкә бу сезонда беренче булды. Анда барырга өлгермәгәннәрнең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкинлекләре әле булачак.
Нет комментариев