Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сораштырылганнарның 11 проценты ришвәтчелек белән очрашуын таныды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов рәислегендә ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Чистай муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә ришвәтчел күренешләр турында массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган мәгълүмат мониторингы нәтиҗәләре турында Чистай муниципаль районы Советының массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгать һәм дини оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Илфат Мәгыйзов хәбәр итте.

– Ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге тема массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту өчен социаль әһәмиятлеләр исемлегенә керә. Агымдагы елның 7 аенда «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасында, «Чистай-информ» рәсми сайтында һәм Чистай муниципаль районының социаль челтәрләрендә 60тан артык материал басылып чыкты, – диде Илфат Фаат улы.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда рәсми затлар белән туры эфирлар уза башлады, соңгыларының берсен Чистай районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов уздырды. Аның катнашындагы эфирны 2000 тапкыр караганнар.

Муниципаль милекне, җир участокларын куллануны контрольдә тотуны оештыру, аренда түләве буенча бурычлыларны ачыклау турындагы доклад белән җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова чыгыш ясады.

Ришвәтчелеккә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча муниципаль программаның үтәлеше турында район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов чыгыш ясады.

– Без даими рәвештә мәгълүматны анализлыйбыз һәм квартал саен республика Юстиция министрлыгына хисап бирәбез, шулай ук муниципаль районның рәсми сайтында урнаштырабыз. Социологик тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, ришвәтчелек күренешләренә юлыккан халыкның өлеше 5 проценттан да артмаска тиеш. Агымдагы елның мартында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, сораштырылучыларның 11 проценты ришвәтчелек күренешенә юлыккан, бу көтелгәннән ике тапкырга артыграк, – дип сөйләде Алексей Тихонович.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Чистай муниципаль районында ришвәтчелек торышы» темасына аноним анкета 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр арасында үткәрелгән.

Соңгы мәсьәлә Чистай шәһәре прокуратурасының норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына ришвәтчелеккә каршы экспертиза үткәрү буенча эш нәтиҗәләренә һәм оештыруга кагылышлы иде. Доклад белән Чистай шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Салихов чыгыш ясады.

– Прокурор ришвәтчелеккә каршы экспертиза үткәрү хокукына ия.

Узган чорда шәһәр прокуратурасы 360 муниципаль норматив-хокукый акт проектын өйрәнде, бер проектны өйрәнү нәтиҗәләре буенча ике ришвәтчел фактор булу турында тискәре нәтиҗә бирелде, – дип нәтиҗә ясады Радик Рафаил улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев