Сезнең игътибарга Чистай районы, Кызыл Ялан авылында гомер итүче Исмәгыйль Хөсәенов шигырьләрен тәкъдим итәбез.
...
Урманым
Әй, урманым, тагын сиңа килдем,
Тыңлар өчен синең җырларың.
Салмак җилдә лепер-лепер килеп,
Сөйләшкәнен каен кызларың.
Тыңлар өчен кошлар сайраганын
Мактый-мактый яшел урманны.
Күрер өчен агач арасыннан
Кояш сузган җылы нурларны.
Туктап калдым... Урман сирәкләнгән,
Күбәйгәннәр агач төпләре.
Кошлар тынган, пычкы тавышлары...
Урман монсу, исең китмәле.
Зар-моңнарын сөйләп урман шаулый,
һәрбер агач аның баласы.
Табигатьнең шундый зур бүләген
Сакла, зинһар, адәм баласы.
Әй, урманым, синсез яши алмам,
Агачларың сыкрап аумасын.
Каеннарың, усак, имәннәрең
Яфрак ярып мәңге шауласын!
Парсыз балдак
Күптән түгел алар парлы иде,
Ялгыз калды тагын бер балдак.
Ни булды соң, дуслар, бу дөньяга
Ник күбәйде парсыз балдаклар?!
Балдакларны парлы иткән хисне
Кемдер саклый, кемдер югалта.
Парсыз балдак ялгыз аккош төсле,
Үзәкләрне өзә, елата...
Парсыз балдакларга ялгыз гына
Гомер юлын авыр үтүе.
Йөрәкләрне телә ятимнәрнең
Әтиләрен зарыгып көтүе.
Пар балдаклар аерылмый гына
Атласыннар иде гел бергә.
Язмыш дилбегәсен ныклап тотсын
Пар балдаклы куллар гомергә.
Исмәгыйль Хөсәенов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев