Онлайн түләүләр популярлаша бара. Аларны төрле өлкәләрдә, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә дә актив кулланалар. Кайбер яшәүчеләр кәгазь квитанцияләрдән бөтенләй баш тарталар һәм барлык хезмәтләр өчен онлайн түлиләр. Әмма барысы да онлайн-сервислардан файдаланырга ашыкмыйлар, ә коммуналь хезмәтләр өчен элеккечә, акчалата түләүне өстен күрәләр.
Без чистайлылардан коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләүләре турында сорадык.
Татьяна Тишина, «Татэнергосбыт» АҖнең халыкка хезмәт күрсәтү Чистай офисы начальнигы:
– Әлбәттә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен онлайн түләү күпкә уңайлырак, тизрәк. Бернинди комиссия дә юк, шунда ук бөтен күрсәткечләрне бирергә була. Моннан тыш, «Дәүләт хезмәтләре» сервисы ярдәмендә кәгазь квитанцияләрдән баш тартырга мөмкин. Бу өйне кәгазь белән тутырмас ка һәм ресурсларны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. «Дәүләт хезмәтләре»ндә квитанцияләр аларны өйгә китерүгә караганда иртәрәк барлыкка килә. Шунда ук элегрәк түләнгән түләүләрне дә күзәтеп була. Бу бик уңайлы һәм бөтенләй куркынычсыз. Шуңа күрә без халыкны онлайн түләүләргә күчәргә һәм үз вакытларын янга калдырырга өндибез.
Айгөл Рәхимова, «Шәһәр төзелешен җайга салу һәм инфраструктура үсеше» бюджет учреждениесе хезмәткәре:
– Менә инде күп еллар коммуналь хезмәтләр өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша түлим. Бу бик уңайлы, комиссия юк, барлык мәгълүматлар саклана. Беркая да йөрергә, чиратта торырга, кәгазьләр белән эш итәргә кирәкми. Шуңа күрә онлайн түләп булган барлык түләүләрне «Дәүләт хезмәтләре» аша түләргә тырышам. Бу күбесенчә балалар бакчасы, өстәмә белем һәм башкалар өчен түләүләр.
Александр Зырянов, шәхси эшмәкәр:
– Хәзерге дөнья үз кагыйдәләрен үтәүне мәҗбүр итә. Әле күптән түгел генә безгә норма кебек тоелган күп нәрсә хәзер инде искерде. Мисал өчен, шул ук түләүләр. Элек без барыбыз да банкларга, почта бүлекчәләренә барып чират тора идек, хәзер барысы да күпкә җиңелрәк эшләнә. Смартфон ярдәмендә барысын да бик тиз түләргә мөмкин. Цивилизациянең мондый мөмкинлекләреннән файдаланмау ахмаклык дип уйлыйм. Шуңа күрә мин һәрвакыт торак-коммуналь хезмәтләр өчен онлайн-банкинг аша түлим. Бу гади, уңайлы һәм тиз. Шунда ук түләргә дә, исәпләү приборлары күрсәткечләрен дә бирергә була.
Сания Җиһаншина, лаеклы ялда:
– Әле күптән түгел генә банкта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли идем. Нигәдер, Интернет аша түләүләргә ышанычым юк иде. Счеттан акчаны алсалар, ә түләү узмаса, нәрсә эшләргә? Соңыннан моны ничек расларга? Әмма балалар моның куркынычсыз булуына һәм барлык чекларның сакланачагына ышандырдылар. Әлегә үзем болай түләргә җөрьәт итмим, дөрес басмамын дип куркам. Шуңа күрә кызымнан телефон аша ТКХ өчен түләвен сорыйм.
Әхәт Гафуров, лаеклы ялда:
– Барысын да «Дәүләт хезмәтләре» аша түлим. Бу бик уңайлы, беркая да барырга кирәк түгел, вакытны һәм аны гына да түгел янга калдырырга ярдәм итә. «Дәүләт хезмәтләре» аша штрафлар, дәүләт пошлиналары түләгәндә ташлама алырга була, өстәвенә, бернинди комиссия дә юк. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә исәпләү приборлары күрсәткечләрен бирергә, моңа кадәр булган күрсәткечләрне тикшерергә була. Барысы да җиңел һәм тиз эшләнә.
Нет комментариев