Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез чайлдфрины пропагандалауны тыюны яклыйсызмы?

Дәүләт Думасына балалар арасында аңлы, ирекле рәвештә бала тудырудан һәм нәселне дәвам итүдән (чайлдфри) баш тартуны популярлаштыруны тыючы закон проектын керттеләр. Шулай итеп инициатива авторлары балаларны һәм яшьләрне деструктив контенттан сакларга телиләр. Документта ассызыкланганча, әлеге идеология традицион гаилә кыйммәтләренә һәм Россия Федерациясенең дәүләт сәясәтенә каршы килә.

Без чистайлылардан балалар арасында чайлдфри пропагандасын тыюны хуплаулары турында белештек.

 

Ильмира Ярмушева, Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге начальнигы:

– Һәрбер зур кешенең үзенә бала кирәкме-юкмы икәнен үзе хәл итәргә хакы бар. Ассызык лап әйтәм: балигъ яшендәге кеше. Билгеле, балаларга әлеге көнбатыштан пропагандаланучы нәрсәләр, һичшиксез, тыелырга тиеш, чөнки яшь буын үзен зурга санап, тәҗрибәсезлеге аркасында әлеге юнәлеш буенча үзен баласызлыкка программалаштыра.

Моның нәтиҗәсе буларак, яшь кешеләр төзәтеп булмастй хаталар ясарга, соңрак бу хакта үкенергә мөмкин. Бу исә бер-ике кеше язмышына гына түгел, ә бар халык язмышына да кагылырга мөмкин. Балаларга кече яшьтән үк аларның тормыш мәгънәсе булуларын, әти-әни булуның зур шатлык икәнен аңлатырга кирәк.

 

Симеон Махортов, Чистай районы благочинные:

– Чиркәү һәрвакыт бала тудыру нияте белән корылган никахларны хуплады. Гаилә ул – кече чиркәү, балалар алар – һәрвакыт шатлык һәм Аллаһыбыз бүләге. Элегрәк гаиләдә бала булмаса, сине Аллаһы Тәгалә күрми кебегрәк кабул ителә иде. Баладан үз ирегең белән ваз кичү – бу үзеңнең дәртләрең, гөнаһларың буенча яшәү ул. Шуңа күрә дә әлеге идеяне балалар һәм яшьләр арасында пропагандалауны тыюны дөрес дип саныйм.

 

Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин, «Иман» мәчете имам-хатыйбы:

– Әлеге инициативага уңай карыйм. Нәселне дәвам итү һәм кешеләр санын күбәйтү исламда төп көч булып тора. Мөхәммәд пәйгамбәребез мөселманнарга гаилә корырга, балалар табарга һәм аларны тәрбияләргә боерган. Ул: «Кыямәт көнендә мин өммәтем белән горурланачакмын» дигән. Чайлдфри идеологиясе дәүләт сәясәтенең традицион гаилә кыйммәтләренә каршы килә. Сәламәт җәмгыятьнең төп нигезен тәшкил иткән гаилә институты нәселсез, балаларсыз дәвам итә алмый.

 

Александр Чернышев, шәхси эшмәкәр:

– Әйе, билгеле, яклыйм. Әйе, бу, чыннан да, Россиядә тамыр җәйгән барлык гаилә кыйммәтләре, шулай ук гомумкешелек принципларына каршы килә. Балалар һәм үсмерләр – психологияләре буенча әлеге идеологиягә бик җиңел иярергә сәләтле категория.

Алар «нигә бала табарга?», «үзеңә җавап лылык алырга», «үзеңә авыр мәшәкать тәрбияләргә» дигән әйтемнәргә бирелергә мөмкиннәр. Болар исә барысы да безнең илне бетерергә, киләчәгебезне юкка чыгарырга юнәлдерелгән. Гаиләбез, җәмгыятебез, илебез сәламәт булсын өчен балаларны болардан араларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев