Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сентябрь азагына кадәр йортларда эшләрне тәмамларга тиешләр

Быел республика программасына җиде күпфатирлы йорт керде.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең тормышын уңайлы итү – капиталь ремонт буенча республика программасының төп бурычларыннан берсе. Шундый программа ярдәмендә шәһәрдә һәм районда көн саен унлаган күпфатирлы йорт яңартыла.

2022 елда Чистайда җиде күпфатирлы йортта капиталь ремонт буенча эшләр алып барыла.

– Төзүчеләр ремонт эш ләренә язын, уңайлы һава шартлары урнашкач ук, керештеләр. Бүгенге көндә алар өч объектны төгәлләү алдында, әзерлек дәрәҗәсе 95 процент тәшкил итә. Калган дүрт йортта эшләр 70 һәм аннан да артыграк процентка башкарылган. Сентябрь азагына кадәр барлык объектларда да капиталь ремонт төгәлләнәчәк, – дип ачык лык кертә Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов.

Күпфатирлы йортларда төзү-монтаж эшләре киң күләмдә үткәрелә. Республика программасы үз эченә гомуми йорттагы милекне: түбәләрне, фасадны, подъезларны, йорт эчендәге инженер системаларын (су белән тәэмин итү, су чыгару, электр белән тәэмин итү) капиталь ремонтлауны да үз эченә ала. Шулай ук подъездларга керү юллары өстендәге түбәләр, су агып төшә торган системалар, подъездларга, подвалларга керү юллары яңартыла. Моңардан тыш йортның нинди булуына карамастан, ишек конструкцияләрен ремонтлау һәм алыштыру, балконнарны һәм лоджийларны тышлау, панель арасындагы ярыкларны герметиклаштыру һәм башка эшләр дә каралган.

– Капиталь ремонт буенча гомуми сумма 107 миллион 863 мең сум тәшкил итә. Дүрт йортта эшләрне «Сантехторг» төзелеш компаниясе башкара. Өч объектны ремонтлау белән «Грейт Строй» компания се шөгыльләнә, –дип билгеләп үтте Павел Борисович.

Шунысын да билгеләп үтәр гә кирәк, күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча эшләр район җитәкчелегенең һәм контрольдә тотучы орган нарның, шулар исәбеннән зона торак инспекциясенең дә күзәтүе астында алып барыла.

Һәрвакыттагыча, яңарты лучы объектларда иминлек кагыйдәләрен үтәүгә һәм башкарылучы эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелә. Шулай ук капиталь ремонт үткәрелүче йортларда яшәүчеләр белән урыннарда очрашулар, әңгәмәләр үткәрелә.

 

Сүз уңаенда

Капиталь ремонт күпфатирлы йортларда түбәндәге адреслар буенча үткәрелә:

Энгельс ур., 71, 86,

Часовая ур., 32,

Чкалов ур., 2-а,

Чернышевский ур., 106-б, в, г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев