Чистай районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Ихлас күңелемнән сезне һөнәри бәйрәмегез –Тәрбияче һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Бу көн – җәмгыятькә мәктәпкәчә белем бирүнең мөһимлеген янә бер кат искә төшерү һәм тәрбиячеләргә рәхмәт белдерү көне. Мәктәпкәчә яшь – бала тормышында мөһим һәм җаваплы чор. Нәкъ менә шул вакытта аның холкына, сәламәтлегенә нигез салына һәм ул шәхес буларак формалаша да инде.
Балалар бакчасында эшләү – рухи көч һәм эмоцияләр таләп итүче һөнәр һәм бик тынгысыз хезмәт. Сабыйларның талантларын ача белү сәләтегез, аларда кызыксыну, хезмәтне ярату, чыдамлык, максатчанлык , киң күңеллелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияли белүегез ихластан сокландыра.
Хөрмәтле балалар бакчалары хезмәткәрләре, сезгә хезмәтегез, балаларга булган мәхәббәтегез, аларны бәхетле һәм акыллы итү өчен тырышлыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Ихлас күңелемнән коллективларыгызда тынычлык һәм килешүчәнлек хөкем сөрүен телим.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек юлдаш булсын!
Нет комментариев