Гуманитар конвой составында илебез сагында торучыларга хезмәт итү һәм көнкүреш өчен иң кирәкле нәрсәләрне илттеләр
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов гуманитар колонна белән сугышчылар янына барды, шулай ук безнең шефлыкка алган Лисичанск шәһәрендә булды. Бу хакта муниципалитет җитәкчесе социаль челтәрләрдәге үз битендә хәбәр итә.
Гуманитар конвой составында сугышчыларыбызга хезмәт итү һәм көнкүреш өчен иң кирәкле әйберләрне: төзелеш материаллары, генераторлар, мотор майлары, расходниклар һәм техника өчен запчастьлар алып бардылар.
Шулай ук кайбер сугышчыларыбызга якыннарыннан һәм туганнарыннан адреслы посылкалар да бар иде. Дмитрий Иванов билгеләп үткәнчә, әлеге посылкалар хәрбиләрнең күңелләрен күтәрә, көч-куәт бирә... Моңардан тыш, шефлыкка алынган Лисичанск шәһәре ихтыяҗлары өчен адреслы заявка кысаларында 600 метрлы рабица челтәре һәм ныгыту элементлары тапшырылды.
Район башлыгы җирле бизнеска рәхмәт белдерде, эшмәкәрлек оешмасыннан башка шуның кадәр күләмдә ярдәм җыеп булмаячагын ассызыклады.
«Безнең районның эшмәкәрлек берләшмәсенә аерым рәхмәт – сезнең ярдәмнән башка мондый күләмдә гуманитар йөк җыеп булмас иде. Битараф калмыйча, әлеге изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләргә ихластан рәхмәт», – дип яза Дмитрий Алексеевич.
Нет комментариев