Чистайда  «Сәяхәт» республика студентлар фестивале узды
Җәмгыять

Чистайда «Сәяхәт» республика студентлар фестивале узды

Халыкара туризм көне алдыннан барлык республика студентлары кече шәһәрнең тарихи-мәдәни мирасы белән таныштылар

Чистай  Халыкара туризм көненә багышланган  «Сәяхәт» республика студентлар фестиваленең  мәйданчыгына әйләнде.  Казан  инновацион университетының  барлык филиаллары студентлары шәһәр кунаклары булдылар. Алар Чистайга аның истәлекле урыннары, тарихы һәм мәдәни мирасы белән танышырга килделәр.

Әлеге чараның  төп максаты – күңелле нәрсәләрне файдалылары белән аралаштыру: шәһәрнең  туристик потенциалын  күтәрү һәм яшьләрне тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү булды.

 

«Без мөмкин кадәр күп яшьләрнең  республиканың  кече тарихи шәһәрләре турында белүләрен телибез. Чистай – алар арасында иң лаеклы шәһәрләрнең берсе, безнең күрсәтер һәм горурланыр нәрсәләребез бар», – дип билгеләп үтте КИУның Чистай филиалы директоры Динара Җәләлова.

 

Фестивальнең кульминацион ноктасы  Скарятин бакчасындагы  бәйрәм булды. Студентлар өчен  мастер-класслар һәм интерактив  станцияләр  оештырылды, аларда амбассадорлар  чыгыш ясады.

 

«Лидер»  спорт мәктәбе хезмәткәрләре  кунаклар өчен  спорт станцияләре әзерләгәннәр: яшьләр аркан тарттылар,  армрестлингта ярыштылар һәм ераклыкка сикерделәр.

 

Фото: ир-егетләр армрестлингта көч сынаштылар
Фото: ир-егетләр армрестлингта көч сынашалар

 

 

Шулай ук студентлар тирда мылтыктан да аттылар. Күпләр әле мылтыкны беренче тапкыр гына кулларына алдылар һәм зур азарт белән  үзләрен атуда сынап карадылар.

 

 Шундый күңелле вакыйгаларның берсе  «зумба по-КИУшному» мастер-классы булды.  Аны югары математика  кафедрасы доценты Оксана Гафиятова үткәрде. Шулай ук егет-кызларны   Яшьләр үзәгендә артистлар да шатландырдылар – алар студентлар өчен җырлар башкардылар.

 

 Фестиваль ABIEM Project  төркеме чыгышы белән төгәлләнде. Ул барлык катнашучыларга  уңай эмоцияләр бүләк итте.

 

Г.Хәйруллина фотосы

  

 

 

 


Нет комментариев