Павел Самойлов картиналары – балалар өчен илһам чыганагы
Җәмгыять

Павел Самойлов картиналары – балалар өчен илһам чыганагы

Павел Самойловның картиналар күргәзмәсе әле ачылмаса да, «Графика» рәсем ясау мәктәбе укучылары рәссам белән очрашырга һәм аның иҗаты белән танышырга телиләр. Элегрәк әлеге рәссамны малайлар һәм кызлар Интернетта гына күргәннәр иде, ә мәктәп җитәкчесе Наталья Ларионова Павел Ефимовичның стиле һәм картиналары турында сөйләгән иде.

Һәр картина истәлек кисәкчек ләреннән һәм рәссамның хыялларыннан җыелган, әлеге серия «Болгар җәе мозаикасы» дип атала. Үзенең һәр картинасында ул болгар кызы образын сурәтли, ә икенче ягында ул язган берничә юллар бар.

– Мин яшь чагымда «Болгария» дигән тылсымлы сүз ишетеп үстем. Аңарда ниндидер серлелек һәм бик якын нәрсә яңгырый иде... Еллар узды, әмма әлеге сүз күңелне рухландырып торды. Минем иҗатым мәгънә алды, – дип үзенең шигъри юлларында яза Павел Ефимович.

Яшь рәссамнар һәр картинаны үзләренчә кабул иттеләр. Аларга картинадан кар патшабикәсе яисә су анасы карап торган кебек тоелды...

– Һәр эштә төрле төсмерләр һәм төсләр бик күп. Мин дә киләчәктә Павел Ефимович кебек матур итеп рәсем ясармын дип уйлыйм. Хәзер минем кулыма пумала алып шуңа охшаш рәсем ясыйсым килә, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты «Графика» мәктәбе укучысы Эллана Миронова.

Ә яшь рәссам Елизавета Васильева пейзажлар белән илһамлана. Үзенең картиналары белән Павел Самойлов безнең редакцияне ике ел элек бизәгән иде.

– Салават күпере, болытлар, язгы кәеф! Гүя мин әкият дөньясында булдым. Картиналарга карагач, моның җирле табигать, Чулманның күңелгә якын ярлары, Чистай урамнары икәнен аңлыйсың. Шул ук вакытта анда чынбарлыкта булмаган нәрсәнең дә катнашуын сизәсең, бу гадәттән тыш, – дип сөйли Елизавета.

Якты,үзенчәлекле эшләре һәр баланың игътибарын җәлеп итте. Балалар рәссамны сулыш та алмыйча тыңладылар. Павел Самойлов үз иҗатын тасвирлап, тылсымлы символлар һәм образлар, серле табигать – болар барысы да аның кәефе һәм эшләү стиле икәнен аңлатты.

– Яшь рәссамнарга үз тәҗрибәң не тапшыру бик мөһим. Балалар бу эшләрнең мохитын тойганнардыр дип уйлыйм. Дөресен генә әйткәндә, иҗат балачактан ук башлана, шуңа күрә рәссамнарга балаларга күбрәк игътибар бирергә, алар белән эшләргә кирәк. Аларның зур иҗади, эмоциональ һәм образлы потенциалы бар. Миңа андый аудитория белән эшләү бик ошый. Баларның рәсемнәрен караганда мин аларның ирекле икәнен аңлыйм, әмма шул ук вакытта алдан уйланылган да булырга мөмкин. Бу фантастика! Мин алардан нәкъ менә шуңа өйрәнәм, – дип ассызыклый Павел Ефимович.

Рәссам әлеге эшләр циклы аның соңгысы булмавын да билгеләп үтте.

– Планнарыбыз зурдан, минем бик тә балачакка кайтасым килә. Мин Александр Сергеевич Пушкин әсәрләрен бик яратам. Яшермим, кайберләрендә бернәрсә дә аңламыйм, әмма барыбер укый идем. Нинди көчнең әлеге юлларны укырга этәрүен әлегә хәтле аңлый алмыйм... Миңа шагыйрьнең тормышы да кызыклы иде. Минем шул темага рәсемнәрем дә бар. Нәкъ менә аларның нигезе аша минем сәнгатьле сюжет ясыйсым килә. Ул хәзерге шикелле бик ачык төстә булмас инде. Бу бөтенләй башка тарих... Бу минем эшләремә чыгарылачак нәтиҗә булачак, – дип кичерешләре белән уртаклаша күргәзмә авторы.

Яшь рәсамнар үзләренең җитәк челәре белән берлектә Павел Ефимович янына очрашуга буш кул белән килмәгәннәр. Алар аңа чис та киндер алып килгәннәр һәм аңардан мәктәп стенасын бизәр өчен яңа картина ясавын сорадылар.

Без картиналарны озаклап карадык һәм рәссам белән әңгәмә кордык. Павел Ефимович балаларга төрле темага композицияләр ясарга. үзләренә сюжетлар булдырырга, күп нәрсәләрне уйлап чыгарырга, уйланырга, фантазияне эшкә җиңәргә тәкъдим итте! Ә иң мөһиме – төрле чор рәссамнарының иҗатын өйрәнү.

Бик күркәм очрашу килеп чыкты, ул балаларны илһамландырды. Мондый очрашулар безнең тра дициягә керәчәк, – дип йомгак ясады Наталья Владимировна.

 

 

 

 

 

 


Нет комментариев