«Синергия: Инновацияләр һәм буыннан-буынга күчү» грант проекты кысаларында авыл клубларының иҗади коллективлары милли бәйрәмнәр һәм традицияләр турында видеоҗыентык әзерләделәр.
Авыл клублары иҗади коллективлары халыкларның милли бәйрәмнәре һәм традицияләре туында видеороликлар әзерләделәр. Бу Уяв, Питрау, Туым Жондызы, Кер сори, Май чабу, Троица, Аулак өй, Орчык бәйрәме һәм башкалар. Шулай ук командалар камерага Яңгыр теләген, Балага исем кушу, яшь киленне чишмәгә озату йолаларын, чәч үрү һәм башка күренешләрне дә төшергәннәр. Эшләр конкурс нигезендә кабул ителде.
Аларга шушы көннәрдә йомгак ясалды. Авыл клублары видеоролик ларына мәдәният хезмәткәрләре, операторлар, журналистлардан торган жюри бәя бирде. Беренче урынны Акбулат мәдәният йорты хезмәткәрләре яулады.
– Исем кушу йоласы белән күп сынамышлар һәм йолалар бәйләнгән. Без үз эшебезне шул темага багышладык. Бүгенге көнгә кадәр бала тудыру йортыннан кайткан вакытка түшәмгә беркетеп асылмалы бишек эләләр. Декорацияләр, милли йолалар, матур тукымалар ярдәмендә без әлеге мохитны сәхнәләштереп кенә түгел, ә чынбарлыкта ясарга тырыштык, – дип бүлешәләр Акбулат мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Әлеге йоланы үткәрүдә төп роль әби-бабайларга туры килә. Өлкәннәр бала өчен исемле мендәр әзерли. Исем кушу вакытында баланы шушы мендәргә яткыралар. Өйгә мулла чакырыла, ул бирегә җыелучыларга вәгазь сөйли.
Шулай ук операторлар эшен дә билгеләп үтәргә кирәк. Видео телефонга гына төшерелгән булуына карамастан, аның сыйфаты, тавышы, кадрларны күрсәтүе бик яхшы килеп чыкты. Барысы да тамашачылар күңеленә хуш килде.
Икенче урынны Чистай Выселкасы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яулады.
Аларның видеоролигы Раштуа бәйрәме вакытында җырлар белән үткәрелә торган йолага багышланган иде.
Данауровка авылының иҗади коллективы өченче урынны яулады. Хезмәткәрләр «Яңгыр теләге» йоласын камерага төшерделәр.
Әлеге проектны әзерләүчеләр фикеренчә, видеоҗыентыкны чыгару һәм аны Интернетта тарату милли традицияләрне популярлаштыруда актуаль мәсьәлә булып кала. Алар кешеләрне бер-берсенә ярдәмчел булырга, күршеләр белән яхшы мөгамәләдә булырга, табигатьне хөрмәт итәргә өйрәтәләр, хезмәт күнекмәләре тәрбиялиләр.
Сүз уңаеннан
«Синергия: Инновацияләр һәм буыннан-буынга күчү» – мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы тарафыннан оештырылган яңа проект. Ул Татарстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан яклау тапты. Проект учреждение хезмәткәрләреннән, район авылларында клуб берләшмәләрендә шөгыльләнүче иҗади, талантлы кешеләрдән торган иҗади команда тарафыннан тормышка ашырыла
Нет комментариев