Массакүләм йөгерүдә катнаштылар
Җәмгыять

Массакүләм йөгерүдә катнаштылар

Ике километрга сузылган дистанцияне биш йөз кеше узды.

 

Традиция буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган шәхесләр, ветераннар, мәктәп, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары укучылары, предприятие, оешма, учреждение хезмәткәрләре арасында чабышлар үткәрелде. Барлык катнашучыларга 2000 метрда дистанцияне йөгереп үтәргә кирәк иде.

Стартка бар теләүчеләр дә чыкты. Ярышларны оештыручылар әйтүенчә, бер ел эчендә чистайлылар әлеге чабышларны яратып һәм аны сагынып та өлгергәннәр иде инде. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган биш йөзгә якын кеше «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы базасына килгән иде. Катнашучылар теркәү үттеләр, анда аларга тәртип номеры бирделәр, яшь буенча төрле төркемнәргә бүлделәр.

Ярышларны ачып, Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов барлык катнашучыларны да котлады.

– Йөгерү – төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче спорт төре. Физкультура белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта, тукталып калмагыз, үсегез, чыныгыгыз. Шулай ук уңышлы белем алуыгызны һәм ныклы сәламәтлек телим, – диде Михаил Иванович.

Кем өчендер мондый ярышлар беренчесе түгел. Уңышлар тупланмасында – республика спорт чараларында катнашу.

– Бүген безнең мәктәптән 9 кеше килде Алар арасында 7, 9, 11 сыйныфлар. Һәр ел саен катнашабыз. Гадәттә, барысы да бер вакытта йөгергән стартта гына авыр. Финишта, билгеле инде, күп көч кирәк. Быел без иң яхшылар өчлегенә эләгергә хыялланабыз, – дип планнары белән уртаклашалар 16нчы мәктәп укучылары Валентина Козлова һәм Сергей Богаткин.

– Эмоцияләр искитәрлек. Без йөгерергә яратабыз, аеруча кояшлы көннәрдә. Дистанцияне үттек һәм конфет белән кайнар чәй эчтек. Яшьләрнең беренче булып килмәүләренә борчылуларын да күрдек. Биредә җиңелүчеләр юк дип уйлыйбыз. «Милләтләр кроссына» килгән һәркем болай да җиңүче инде, – диләр предприя тие хезмәткәрләре.

 

Йөгерештән соң жюри барысын да бүләкләде

 

7-9 сыйныфта укучы кызлар арасында беренче булып финишка Гүзәл Сираҗетдинова (5нче мәктәп) килде. II урынны Ева Титова (4нче мәктәп), III урынны Анна Яковлева (Чуваш Ялтаны мәктәбе) яулады.

7-9 сыйныфта укучы малайлар арасында I урынны Руслан Ураскин (2 нче номерлы лицей), II урынны Азамат Шәйхетдинов (Татар Талкышы мәктәбе), III урынны Тимур Хөснуллин (4 нче номерлы мәктәп) яулады.

10-11 сыйныфта укучы кызлар арасында Карина Яковлевага тиңнәр булмады (Чуваш Ялтаны мәктәбе). II урында – Анастасия Матросова (5нче мәктәп), III урында – Эмилия Потифорова (3нче гимназия).

10-11 сыйныф укучылары арасында кросста I урынны Антон Садыйков (Мөслим мәктәбе), II урынны Данил Наумов (4нче мәктәп), III урынны Артур Гафиятуллин (1нче мәктәп) алды.

Урта һәм югары уку йортларында укучы кызлар арасында I урынны Алла Антонова, II урынны Елена Антонова, III урынны Светлана Алексеева яулады. Алар барысы да – Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары.

Шул ук номинациядә үсмер егетләр арасында җиңүче булып Никита Милагин танылды (Чис тай авыл хуҗалыгы техникумы), икенче булып финишка Станислав Кольцов, өченче булып шул ук уку йортыннан Данил Выприцкий килде.

Предприятие, учреждение, оешмалар исеменнән I урынны Яна Михайлова («Пятерочка» кибете), II урынны Дарья Мамзина («Татнефть-Олимп»), III урынны Ольга Карпова (8нче балалар бакчасы) яулады.

Ир-атлар арасында бу номинациядә Антон Кирилловка (5нче СИЗО) тиңнәр булмады. II урынны Айрат Камалов (12нче номерлы Федераль салым хезмәте), III урынны Илдар Камалов (ЖБИ) алды.

 


Нет комментариев