Коронавирус һәм сезонлы авырулар көчәя.
Хәзер коронавирустан «Спутник V» вакцинасын борынга тамызу юлы белән дә ясарга мөмкин. Бу шул ук ампуладагы шул ук препарат,бары инә урынына махсус җайланма кидерәләр һәм препаратны борын куышлыгына салалар.
– Вакцинаның борынга тамызу ысулын куллана башладылар. Шулай ук вакцинаны инә белән ясауны да тәкъдим итәбез, кайсы юлны сайлавы турында пациент үзе хәл итә. Шунысын да әйтергә кирәк, ике юл да нәтиҗәле, чөнки икесе дә шул ук вакцина, организмга төрлечә кертеләләр генә, – дип билгеләп үтте үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Елена Мишкина.
Билгеле, вакцинаны борынга тамызу юлын күпләр сайлый. Әмма кайберәүләр вакцинаны традицион юл белән ясауны да хуп күрә.
– Соңгы ике атна эчендә ревакцинация ясарга теләүчеләр саны артты. Беренче, икенче дулкыннарда вакцина ясатмаучылар монысына да ашык мыйлар. Коронавирусны җиңел формада гына үткәрүчеләр үзләрен авырулардан саклар өчен ревакцинацияне бик теләп үтәләр. Бүген иртән 20 кеше килде. Алар арасында яшьләр дә, пенсионерлар да бар, – дип хәбәр итә Елена Александровна.
Наталья Наумова да вакцина ясау кабинетына үз чираты җитүен көтә. Ул ревакцинациягә килгән.
– Мин коронавирусның яңа дулкыны башлануын ишеттем. Күпләр авырыйлар, температуралары күтәрелә. Миңа 66 яшь, күптән пенсиядә. Эшләмәсәм дә, күп кеше белән аралашам. Шуңа күрә дә барлык прививкаларны да график буенча ясыйм. Иң мөһиме – аларны яхшы кичерәм. Ковидтан беренче прививкадан соң дә үземне әйбәт хис иттем. Аны ясаганнан соң бер елдан артыграк вакыт үтте инде, хәзер менә ревакцинация ясарга килдем. Миңа борынга тамызырга да тәкъдим иттеләр, әмма мин инә белән ясауны сайладым, – дип сөйли Наталья Геннадьевна.
Ә икенче пациент, ул үз исемен атамавыбызны сорады, поликлиникага нәкъ менә борынга тамызу юлы белән вакцина ясатырга килгән.
– Мин сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлим. Бик күп кеше белән аралашам, шуңа күрә үз иммунитетыңны сакларга кирәк дип уйлыйм. Миңа вакцинаны борынга тамызу юлы белән ясадылар. Гадәти борынга тамызу кебек кенә. Биредә миңа калса, пихологик аспект зур роль уйный, – дип үз тәэсирләре белән уртаклаша ул.
Борынга тамызу юлы белән кертелүче «Спутник V» вакцинасы шулай ук ике компонентлы. Аны инә аша кертелүче вакцина кебек үк өч атна интервал белән ясыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, прививка турында мәгълүматлар нинди юл белән ясалуына карамастан, «Дәүләт хезмәтләре» порталының шәхси кабинетына кертелә.
Медицина хезмәткәрләре хәзер барлык вируслы авырулар көчәйгән вакыт җитте дип билгеләп үтәләр. Поликлиникага терапевтка температуралары күтәрелән бик күп пациентлар килә. Башка вируслы авырулар йоклап ятмавын да онытырга ярамый. Сезонлы авырулар көчәя генә башлады әле.
Коронавирус инфекция сеннән вакцинаны эш көннә рендә 8дән 16 сәгатькә кадәр Галактионов урамы 88/1 адресы буенча урнашкан үзәк поликлиникада 113-114 кабинетларда ясатырга мөмкин. Үзәк поликлиникада вакцинация пункты шимбә көнне 8дән 12 сәгатькә кадәр эшли. Үзең белән паспорт, полис, СНИЛС алып килергә. Алдан язылырга кирәкми, пациентлар гадәти чират буенча кабул ителәләр.
Нет комментариев