Районда 240 гектарда бәрәңге утыртылган иде.
Урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле игенчеләр уңышны югалтуларсыз, тиз арада җыеп алу өчен бар тырышлыкларын куялар. Бүгенге көндә техник культураларны суктыру һәм яшелчәләрне җыю тулы көченә бара.
Район хуҗалыкларында яшелчә ләрне җыю, аларны саклау һәм сату мәсьәләләре турында Чистай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский сөйләде.
– Быел 240 гектарда бәрәңге утыртылды. Төп мәйдан «Чистай» агрофирмасында, калганнары – фермерлар. Безнең районда ел саен бәрәңге үстерү белән фермерлар Хәсәнов, Сабиров, Сафин шөгыльләнә Билгеле, аларнң җирләре күп түгел. Кемнеңдер 3, кайсыныңдыр 4 гектар. Шуны аңларга кирәк: әгәр дә фермер күп мәйданда утырта икән, җыеп алганда билгеле авырлыклар туарга мөмкин, чөнки бу бик авыр физик эш. Шулай ук саклау проблемасы да килеп басачак, чөнки күп продукцияне тиз сатып бетерергә авыр була, – дип сөйли Александр Ромадановский.
Ул «Чистай» агрофирмасының эшчәнлегенә аерым тукталды, биредә быел беренче тапкыр бәрәңге утыртканнар.
– «Чистай» агрофирмасында быел беренче тапкыр шундый зур мәй даннарга сынау шарты белән бәрәңге утырттылар. Алар кайсы уңышлырак икәнен ачыклау өчен берничә сорт сайлап алдылар. Киләчәктә чәчү мәйданнарын киңәйтергә планлаштыралар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бәрәңгенең уңдырышлылыгы начар түгел: гектардан 28 тоннадан 35 тоннага кадәр.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы әйтеп үткәнчә, бәрәңгене җыю агрофирмада һәм фермер хуҗалыкларында да тулы көченә бара. Яшелчәләрне үстергәч, билгеле инде, аларны ничек саклау мәсьәләсе дә килеп баса.
– Быел «Чистай» агрофирмасында яңа яшелчә саклау урыны булдырылды. Ул заманча технологияләр: сортларга аеру буенча төрле җиһазлар, җилләтү, климат- контроль белән төзелгән. Барлык эшләр дә механикалаштырылган: кырдан бәрәңге тутырып машина кайткач, аны махсус кабул итү урынына бушаталар. Анда бәрәңге фракцияләргә бүленә, махсус линия буенча үтә һәм турыдан-туры саклау урынына салына. Яңа яшелчә саклау урыны 7 мең тоннага исәпләнгән. Киләчәктә тагын өстәмә урын булдыру планлаштырыла, – ди Александр Александрович.
Аның сүзләренә караганда, «Чис тай» агрофирмасында бәрәңге алуда ике трактор эшли. Бер агрегатка 5-7 гектар җир туры килә. Бер тәүлек эчендә ике комбайн 10-15 гектар җирдә бәрәңге ала.
– Продукцияне сату эшләре ничек тора?
– Нигездә, фермерлар ярминкәләрдә саталар. Кайбер фермерлардан үзләре килеп алалар. Ягъни бәрәңгене казыйлар, теләүчеләр үзләре килеп күп ме кирәк җыеп алалар. Ан нары җыелган бәрәңге күләме буенча түлиләр. Бәясе базарныкыннан күпкә юньрәк килеп чыга. Эре авыл хуҗалыгы берләшмәләренең саклау, үлчәү урыннары да бар. Шуңа күрә алар, мөгаен, предприятиеләргә һәм кибетләргә китерү буенча контрактлар да төзерләр.
– Район хуҗалыкларында яшелчә культураларының уңышлылыгын ничек бәялисез?
– Быел яшелчәләр белән проблема юк. Суган, бәрәңге ишелеп уңды. Озакламый кәбестә җыю башланачак. Быел һава шартлары яхшы булды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән күренгәнчә, районда, республикада былтыргы кебек ажиотаж булмады. Ул вакытта сорау зур булган иде. Кешеләр ярминкәләрдә бәрәңгене юньрәк бәядән сатып алырга тырыштылар Авыл хуҗалыгы министрлыгы фермерларга субсидияләр биргән иде. Фермерлар шуның хисабына үзләренең продукцияләренең бәясен төшерә алдылар. Быел андый нәрсә юк. Яшелчәләргә ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелде.
– Кайсы мәйданнарда яшелчә ләрне җыю күздә тотыла?
– Урып-җыю эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә 20 процент мәйдан җыеп алынган. Әле тагын 180 гектарда яшелчәләрне җыеп аласы бар. Фермерлар урып-җыюны төгәлләп киләләр. Яшелчәләрне җыю буенча иң күп эшләр «Чистай» агрофирмасына туры килә. Әйтеп үткәнемчә, бу биредә техниканың түбән эшләнеше белән бәйле. Җитмәсә бу бик авыр хезмәт. Әмма эш көйләнгән, барысы да яхшы бара. Алар уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алырлар дип уйлыйм.
Нет комментариев