Гошер сәдакасы — барыбыз алдында да зур гыйбадәт
Аллаһы Тәгалә тәннәребезне пакьләү өчен ураза гыйбадәтен яралткан булса, малларыбызны пакьләү өчен безгә зәкятне фарыз итте. Раббыбыз адәм баласына рухи чистарыну гына түгел, ризыгының да хәләл булуын бурыч итеп йөкләде. Адәм баласы җанын-рухын иман белән ныгытса, тәнен ураза белән чистарткан булса, аңа шулай ук хәләл көче белән тапкан малын да пакьләү фарыз ителде.
Нәрсә соң ул гошер сәдакасы?
Бакчаларыбызда уңышны шөкер итеп, түкми-чәчми җыеп алдык. Күпләребез авылларга кайтып бәрәңгеләрне дә алып килдек. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкерана кылырга тиешбез. Чөнки ул гына бирүче, безне нигъмәтләндерүче. Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, без аңа ризалыгыбызны белдерәбез. Ә менә уңышларны җыеп алгач, безгә тагын бер бурыч йөкләнә — гошер сәдакасы тапшыру. «Гошер бирү фарыздыр. Гошер малларының нисаблары юктыр», — дип яза халкыбызның бөек дин галиме Әхмәтһади Максудов. Кеше нинди генә байлыкка ия булуга карамастан, үзе җыеп алган уңыштан гошер чыгару мәҗбүри нәрсә.
Гошер ул — җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү ислам диненең өченче баганасы. Бу гамәлне саранлык сыйфаты белән үтәмәүче кеше зур гөнаһлы була. Аллаһы Тәгалә «Бәкарә» («Сыер») сүрәсенең 277 нче аятендә безгә шундый нәсыйхәтен җиткерә: «Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкятләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас». Ягъни шушы гамәлләрне башкарган кеше Кыямәт көнендә бернинди дә курку-көенүне күрмәс ди.
Без җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен (үзең су сибеп үстергәннең егермедән берен) фәкыйрьләргә бирергә тиеш булабыз. Бу — барыбыз алдында да гамәл-гыйбадәт булып тора, без шул сәбәпле генә малларыбызны пакьли, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Әгәр дә кеше гошер бирмәсә, үзе үстереп ашаган ризыгының һәр унынчы кисәге хәрам була. Аллаһы Тәгалә барчабызны да хәрам ризыклар ашаудан сакласа иде. Гошер сәдакасын чыгарырга күпләребезнең мөмкинчелеге бар.
— Сәдакалар фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһы юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр. Шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк фарыз ителде. Аллаһ белүче һәм хөкем итүче, — диелә «Тәүбә» сүрәсенең 60нчы аятендә.
Гошер сәдакасын мәчет-мәдрәсәләргә, дини уку йортларында белем алучыларга бирү дә хәерле. Бүгенге көндә, әлһәмдүлилләһ, мәчетләребез каршында мәдрәсәләр уңышлы гына эшләп килә. Гошер сәдакасын дини уку йортларында укучы шәкертләргә бирү дә күпкә әҗерлерәк булыр.
Нияз Сабирҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев