Муниципалитетта аппарат киңәшмәнең төп темалары булып авыручылар саны арту, ТР федераль казначейлык идарәсенең 43 нче бүлеге эшчәнлеге, атналык оператив хәл булды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
Казначейлык түләүләре системасы кертелде
ТР Федераль казначейлык идарәсенең 43 нче бүлеге эшчәнлеге турында аның директоры Наталья Женихова сөйләде. 2021елның төп казанышы булып хәзерге вакытта төп түләүләр белән берләштерелгән һәм үз эшен штат режимында алып баручы казначейлык түләүләре системасын кертү тора. Шуның ярдәмендә акчаны бюджет системасына һәм бюджеттан оешма адресына китереп җиткерү тизлеге артты. Элегрәк мондый операцияләрне үткәрү 3 эш көненә хәтле башкарыла иде. Хәзер ул 1 эш көне белән чикләнә. Моңардан тыш, СКП акчаның калган өлеше белән федераль дәрәҗәдә генә түгел, шулай ук РФ субъектлары, җирле бюджетларда да ирекле рәвештә идарә итәргә мөмкинлек бирә. Калган акча белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге даими рәвештә арта.

Урып-җыю уртасына якынлашты
Агросәнәгать комплексындагы эшләр торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Александр Ромадановский хәбәр итте. Һәва торышы да бик әйбәт тора. 16 августка бодай мәйданының 43 проценты ягъни 22 мең гектарга якыны җыеп алынган. Гектарыннан уртача 40 центнер уңыш белән 85 мең тонна бодай суктырылган. Бу атнада хуҗалыклар бөртекле культураларның яртысыннан артыгын җыеп алачаклар.

Районда «Чистопольская» агрофирмасы алда бара, анда гектарыннан 61 процент уңдырышлылык белән 19 мең тоннадан артык ашлык суктырып алынган. Гектарыннан 90 центнер рекордлы уңдырышы булган яңа сорт бодайны җыеп алу планлаштырыла.
Культуралар буенча иң күп уңдырышлылык гектарыннан көзге бодайда 44 центнер, арпада – 39, бодайда – 22, солыда – 30, рапста – 19 центнер тәшкил итә.
29 мең гектар бөртекле культураларны урып-җыясы бар. Шуның 1500е көзге, 27,5 меңе сабан , 26 мең гектары техник культуралар.
Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 332 тонна сөт җитештерелгән, 10 миллионнан артык суммага 320 тонна сөт сатылган. 16 баш бозау алынган. 20,6 мең тонна печән, 37, 4 мең тонна сенаж әзерләнгән. Азык әзерләү эшләре бара.
Оператив хәл тотрыклы кала
Бер атна эчендәге оператив хәл турында эчке эшләр министрлыгы бүлегенең начальник урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 8 хәбәр теркәлгән. Сводкада – мошенник лык, теракт турында ялган хәбәр, 5 талау очрагы, ришвәт алу.

19 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән (12 –шәһәрдә, 7 – районда). Аларда 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Административ хокук бозулар өчен 269 хокук бозучы тоткарланган, шуларның 220се юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. 4 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән.
Хезмәт коллективларында маска режимы кертелә
Киңәшмәне район башлыгы Дмитрий Иванов дәвам итте.
– Безнең районда авыруның җитди үсеше күзәтелә, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич, – шуңа күрә 16 августтан предприятиеләрдә, оешмаларда, учреждениеләрдә хезмәт коллективлары өчен маска кию режимы кертелә.
– Коронавирус белән авырау очраклары арта. Узган атнада 80 очрак теркәлгән. Нигездә балалар авырый. Маска режимы халыкны коронавирустан сакларга ярдәм итәчәк, – дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Флюра Хәйруллина. – Былтыр коллектив иммунитет 80 процент тәшкил итсә, быел ул 11, 65 процентка хәтле төште. Ревакцинация ясатырга кирәк.
Район башлыгы медицина хезмәткәрләренә гаризалар буенча предприятиеләргә, оешмаларга чыгып ревакцинация ясарга тәкъдим итте.
Нет комментариев