Депутатлар карарларны бердәм кабул иттеләр
Җәмгыять

Депутатлар карарларны бердәм кабул иттеләр

Чистай районы һәм Чистай шәһәре Советларының чираттагы утырышлары узды.

 

Чистай районы Советының чираттагы утырышы узды. Депутатлар сессиясенең көн тәртибенә 4 пункт керде. Утырышның беренче мәсьәләсе – «2022 елга һәм 2023-2024нче елларның планлы чорына район бюджетына үзгәрешләр кертү турында»гы доклад белән Чистай районы финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр район бюджетының керем һәм чыгым өлешләренә кагыла.

– Керем 9 миллион 185 мең сумга артты, күбесенчә Татарстан бюджетыннан кире кайтарылмый торган керем хисабына гына. Акча балалар сәламәтләндерү лагерьларын саклау хезмәтләре өчен түләүгә, спорт мәктәпләренең югары нәтиҗәләре өчен тренерларны бүләкләүгә, шулай ук районның бюджет учреждениеләре буенча хезмәт хакын арттыруга бәйле чыгымнарны финанслауда катнашуга юнәлдерелә. Бюджетның чыгым өлеше, тулаем алганда, 34 миллион 588 мең сумга арта, мин санап үткән чыгымнардан кала, арту агымдагы елның 1 гыйнвары торышына үз акчаларыбызның калган өлеше хисабына башкарыла. Калган 25 миллион 864 мең сумны тоту күздә тотыла. Әлеге чыгымнар Татарстан Президенты белән килештерелде, республиканың Финанс һәм казначылык министрлыгында экспертиза узды һәм сезнең карарыгызга чыгарылды. 3 миллион 685 мең сумны район авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына республика программаларын финанслауда катнашуга, шулай ук өч авыл җирлеге буенча тракторлар сатып алуга грантлар үзләштерүгә бәйле төрле максатларга юнәлтү күздә тотыла. Моннан тыш, район башкарма комитетына 18 миллион 306 мең сум акча бүлеп бирү каралган. Шулай ук мәдәният һәм спорт бүлекләре чыгымнары да арта, – дип белдерде Наталья Анфиногентовна.

Шулай ук доклад ясаучы сүзләренә караганда, сессияләр арасындагы чорга резерв фонды буенча чыгымнар 319 мең сум күләмендә 4 кешегә матди ярдәм бүлеп бирү белән бәйле булган, моннан тыш, акча дуңгызларда Африка чумасына каршы чараларга юнәлтелгән.

Көн тәртибенең икенче пункты мөлкәт исемлеген раслауга кагылды. Бу мәсьәлә буенча җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова чыгыш ясады.

Депутатлар фикер алышкан өченче мәсьәлә даими нигездә вәкаләтләр башкаручы җирле үзидарә органнарының сайланган вазифаи затларына хезмәт хакы түләү турындагы нигезләмәне раслау хакындагы район Советы карарына үзгәрешләр кертү белән бәйле иде. Утырышның көн тәртибенә куелган йомгаклау пункты район Советы карарына муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турындагы үзгәрешләргә багышланган иде. Ике мәсьәлә буенча да район башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады.

Депутатлар көн тәртибенең барлык пунктлары буенча карарларны бертавыштан кабул иттеләр.

* * *

Шул ук көнне чираттагы утырышка шәһәр Советы депутатлары да җыелды. Барысы 6 мәсьәлә каралды. Фикер алышу башланганчы район башлыгы Елена Мишкинага депутат таныклыгын һәм значогын тапшырды. Ул шушы елның 11 сентябрендә үткән өстәмә сайлау лар вакытында шәһәр Советына депутат итеп сайланды.

Елена Александровна 3нче номерлы Елгачылар бер мандатлы сайлау округы буенча депутат булып та тора.

Сессиядә беренче булып 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына шәһәр бюджетындагы үзгәрешләр каралды. Көн тәрибендәге әлеге пункт буенча доклад белән Чистай районы финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыкты.

– Керемнәр өлешендә бюджетны арттыру республикадан килгән кире кайтарылмый торган акчалар хисабына бюджетны 2 миллион 15 мең сумга арттыру күздә тотыла. Алар арасында ТЖСларга грантлар, шулай ук шәһәр бюджет учреждениеләрендә эш хакларын арттыру. Гомумән алганда чыгым өлеше 33 миллион 297меңгә арта, кире кайтарылмый торган акчалардан тыш җирле бюджеттан калган акчаларны быелның 1 гыйнварына 31 миллион 32 мең күләмендә җибәрү күздә тотыла. Барлык акчалар шәһәр башкарма комитетына җибәрелә. Алар төрле максатларга: урам яктырткычын җиһазлауга, Авдеев зиратында җәяүлеләр юлларын төзекләндерүгә, фонтаннарны ремонтлауга, контейнер мәйданчыкларын төзүгә, «Кама»

яр буенда насос станциясен монтажлауга тотылачак. Иң зур сумма 11 миллион 665 мең сум – «Солнечный» микрорайонында тышкы су үткәргече төзелешенә тотыла. Шулай ук шәһәрне төзекләндерү буенча башка эшләр дә күздә тотыла, – дип билгеләп үтте докладчы.

Резерв фонды хисабына кварталда чыгымнар 346 мең күләмендә тәшкил итә һәм алар социаль яклау комиссиясендә каралган 15 чис тайлыга матди ярдәм бирү белән бәйләнгән.

Шулай ук Наталья Карманова бу елга өстәмә акчалар бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгать белән дә чыгыш ясады. Муниципаль хезмәткәрләргә айлык хезмәт хак ларын, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне билгеләү һәм аларны тормышка ашыруда шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертү турында шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов хәбәр итте. Утырышның көн тәртибендәге соңгы ике пункты буенча җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова чыгыш ясады. Биредә шәһәр мөлкәтендә булган милекне, районның бер милкен шәһәргә бирү мәсьәләләре каралды. Депутаталар бердәм карар кабул иттеләр.


Нет комментариев