Гаилә коруның үзенчәлекле тарихлары белән уртаклашабыз.
Гаилә кору һәр кеше тормышында мөһим роль уйный.
Без үзебез дә иң элек әти-әни корган гаиләдә үсәбез, аларның җылы кочагында иркәләнәбез, тормышка беренче адымнарыбызны ясыйбыз, матур гаилә кору турында хыялланабыз. Соңрак исә үзебезгә ошаган кешебезне очраткач гаилә корабыз.
Тормыш юлдашын сайлаганда һәркем йөрәге кушканча эшли. Кайберәүләр ничек тәкъдим ясалуга да зур игътибар бирә. Берәүләр тәкъдимне классик рәвештә сөйгәне алдында тезләнеп чәчәк һәм йөзек белән ясаса, икенчеләр халык традицияләрен саклап, кызны өенә сорарга бара. Кемдер моны гадәти булмаганча ясарга тырыша.
Фәрит Җаббаров, мөселман яшьләре берлеге активисты:
– Әле сөйгәнем белән танышканчыга кадәр үк мин булачак хатыныма тәкъдимне гадәти булмаганча, аңа күңелле сюрприз булырлык дип ясарга карар кылган идем. Үзем кеше күп була торган, күңелле әйберләр яратам.
Мин өйләнергә уйлагач, ярдәм сорап үземнең дусларыма, кәләшемнең туганнарына мөрәҗәгать иттем. Үземнең тормышымдагы һәр адымымны матур, истә калырлык итеп ясыйсым килде.
Алдан ук булачак тормыш иптәшемнең әнисе белән сөйләштем. Ул кызын күңелле сюрприз көтүен, шуңа күрә матур киенергә кирәклеге турында кисәтте. Абыйсы аны минем янга алып килде. Аның янына машинага утыргач, аңа күзен бәйләргә кирәклеген, чөнки берничә көннән булачак туган көненә бүләк әзерләвемне әйттем.
Без бергәләп Мебель фабрикасы микрорайонына, Кама буена киттек. Мин әлеге вакыйганың нәкъ менә шунда булуын теләдем, чөнки мин таулар, елгалар яратам. Билгеләнгән урында безне дусларым көтә иде. Алар «Матурым, миңа кияүгә чык» дип язылган плакат тотып тордылар, фонтан-салют, күңелле музыка кабыздылар. Мин үземнең сөйгәнем алдында тезләндем, аңа йөзекне суздым һәм күзен бәйләгән яулыгын чишүен сорадым...
Үзенең алдындагы күренешкә Ландышымның гаҗәпләнүенә чик-чама булмады һәм иң күңеллесе – ул миңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирде. Дусларыбыз белән бергәләп без бу вакыйганы табигать кочагында билгеләп үттек. Еллар узгач, безнең гаиләнең ничек барлыкка килүен, әлеге бәхетле кадрларны карар өчен бу мизгелләрне видеокамерага да төшердек.
Узган җомга көнне Фәрит һәм аның сөйгәне Ландышның никахлары булып узды. Әлеге яшьләргә саф мәхәббәт, үзара аңлашып яшәүләрен, яшьлектәге хисләрен гомер буе саклап калуларын телибез!
Гөлсинә Сорутдинова, «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия» ) газетасының баш мөхәррир урынбасары:
Миңа тәкъдимне бик үзенчәлекле итеп ясадылар. Университетны тәмамлаганнан соң Чирмешән районына юллама алдым. Ялларда гел юлда очраучы машиналар белән (попутныйда) туган авылыма әниемнәр янына кайтып йөрим. Ямьле җәйнең гадәти бер көнендә , 1990 елның 17 июне иде бу, гадәттәгечә, юлда машина туктатам. Бер Жигули выжлап үтеп китте дә, туктап калды, аннары кире чигереп, минем яныма килеп тә басты. Тәрәзәдән мөлаем гына бер абзый татарчалап кая баруым белән кызыксына. «Чирмешәнгә» дим. «Мин шунда барам, утырыгыз» ди абый кеше. Сөенә -сөенә кереп утырдым. Абый дигәнем кая эшләвем белән кызыксына башлады. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, мөхәрриребез Кадыйр абыйның сыйныфташы булып чыкты бит бу! Себердән туганнары белән туйга кайтканнар икән. Шулай сөйләшеп барганда миңа сәеррәк итеп карап алды да, бик җитди генә : «Син бит безнең килен булачаксың!» дип әйтеп куймасынмы?!
Бу сүзләргә әлләни әһәмият тә бирмәдем кебек, каршы да берни әйтмәдем. Ул шул арада туганының улы Хәлилне бик матур гына тасвирлап та бирде. Чирмешәнгә килеп җиткәч, рәхмәтләремне әйтеп, саубуллашырга ашыктым. Ә ул исә Хәлил белән минем яныма эшкә киләчәкләрен әйтергә дә өлгерде...
Дүшәмбе көнне эш сәгате тәмамланганда ишектә шул абыйны күргәч, егылып китә яздым. Ә аның янында сөйкемле генә бер егет басып тора. Бөдрә чәчле, бик ыспай киенгән, ә үзе ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаепмы-елмая. Үзем дә сизмәстән мин дә елмайдым бугай... Хыялымда йөргән кешенең алдыма килеп басуы сүзсез дә аңлашылды ...
Шул көннән соң ул мине эштән каршы алып-озатып йөрде. Атна азагында янә авылга кайтырга җыендым. Бу турыда белгәч, Хәлил дә абыйсы белән Чис тайга барачакларын, абыйсы белән мине озатып куячакларын әйтте. Мин ризалаштым. Авылга килеп җиткәч, рәхмәт әйтеп, төшеп калырга җыенам. Ә алар өй каршына үк килеп туктадылар. Җитмәсә артымнан ияреп өйгә дә керделәр. Имәндә икән чикләвек, шулай итеп кыз сорарга килүләре икән боларның! Башта әниемнәр берни аңламады, үзем дә шок хәлендә идем әле...Әтием башта каршы килеп тә маташты, тора-бара «кунакларның» акыллы, тәртипле кешеләр икәнен аңлап, ул да ризалашты...
Берничә көннән Хәлил яңадан эшенә китте, миңа телеграммалар, телефоннан сөйләшүгә заказлар җибәреп кенә торды. Бер айдан исә чираттагы ялын алып кайтып та җитте. Мин эштән китәргә гариза яздым. Иң кызыгы шунда, аның белән танышканчы ук Чирмешәннән китәсем килеп йөргән идем. Теләгем фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килде дип сөендем. Августның 17сендә авылда никах укыттык, ике көн туй иттек. Аннары туй сәяхәтебез Казахстанга, иремнең туган ягына, әниләре яшәгән якта дәвам итте. Алар Талды Корган дигән шәһәрдә яшиләр иде.Андагы йолалар мине тагын шаккатырды. Ул якларда килен төшкәч, дип егетнең туганнары сарык (алар куй диләр) китерәләр икән... Телеңне йотардай милли ризыклар, арбуз-кавыннарның, төрле җиләк-җимешләрнең исәбе-хисабы юк... Бик күңелле, рәхәт вакытлар булды ул.
Шушы вакытлардан соң 32 ел гомер сизелми дә узып киткән. Матур төш кебек булган ул күңелле, бәхетле чакларны, яшьлек елларын без бик еш сагынып искә төшерәбез...
Алексей Костин, «Татарстан поч тасы» Федераль почта элемтәсе идарәсенең төбәк челтәре җитәкчесе:
– Безнең өйләнешү бик кызык килеп чыкты. Мин тормыш иптәшемә рәсми тәкъдимне ЗАГСка гариза биргәннән соң гына ясадым. Без аның белән җәй азагында таныштык һәм озакламый бер-беребез өчен яратылган икәнебезне аңладык. Ә танышканыбызга кадәр бер ел элек икебез дә «Восток» КАИ КНИТУны тәмамлаганбыз, бер үк көнне дип лом алырга дип Яшьләр үзәгенең сәхнәсенә күтәрелгәнбез. Ни хикмәт, ул чакта бер-беребезне күрмәгәнбез дә...
Без гаилә корырга икебез дә риза идек инде, шуңа күрә ЗАГСка гариза бирергә ният кылдык. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша эшләргә кирәк иде. Шулай килеп чыкты ки, барлык документларны рәсмиләштерү белән булачак тормыш иптәшем шөгыльләнде.
Билгеле, мин тиеш булганча, аңа матур итеп тәкъдим ясарга теләдем. Аның бармаклары бик нечкә иде һәм миңа балдак алыр өчен Казанга барырга туры килде.
Изге Валентина көнендә без фильм карарга бардык, аннары кафега кердек. Мин алдан ук чәчәкләр китерергә заказ биргән идем, аларны алырга дип урамга чыктым, ә кире кергәч, чәчәкләр, йөзек белән үземнең сөйгәнемә тәкъдим ясадым. Әлеге тәкъдим ЗАГСка гариза биргәч ике атнадан соң ясалса да, бу безнең мөнәсәбәтләргә һич тә йогынты ясамады! Ул вакыттан соң биш ел вакыт үтте, бер-беребезне яратып, аңлашып гомер итәбез.
Нет комментариев