Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – район территориясендә санитар-эпидемиологик вәзгыять, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
80 урынга исәпләнгән йогышлы авырулар госпитале ачылуга әзерләнә
Чистай районы территориясендә 8 ай эчендә санитар-эпидемиологик хәл турында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина сөйләде. Район территориясендә эпидемиологик хәл киеренке булып кала. Йогышлы һәм паразитар авыруларның 6346 очрагы теркәлгән. Бөер синдромы белән геморрагик лихорадка, ВИЧ-инфекция, су чәчәге, туберкулез, пневмония белән авыручылар саны, талпан кадалу очраклары арту күзәтелә.

Хисап чорында 2716 кискен респиратор вирус инфекциясе, 169 дәваханәдән тыш пневмония, 2658 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 4,7 тапкырга арткан.
Бүгенге көндә кискен респиратор вирус инфекциясе һәм коронавирус белән авыручылар, дәваханәгә салынучылар саны арта. Шуңа бәйле рәвештә, үзәк район дәваханәсе стационары базасында коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалау өчен 80 урынга исәпләнгән йогышлы авырулар госпитале ачыла.
Коронавируска каршы коллектив иммунитет бүгенге көндә 11,4 процент тәшкил итә. Флера Сәлим кызы халыкка ревакцинация кирәклеген искәртте. Башлык районның баш санитар табибы сүзләрен җөпләп, җитәкчеләрне үз сәламәтлекләре һәм ышандырып тапшырылган коллективлар өчен җаваплылык күрсәтергә чакырды.
Урып-җыю эшләре дәвам итә
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада яуган яңгырлар урып-җыюны бераз катлауландырды, әмма ул дәвам итә. Әле 900 гектарда сабан бодае, 700 гектарда карабодай, 5 мең гектардан артык мәйданда бөртеккә кукуруз, 15,5 мең гектардан артык мәйданда техник культураларны җыеп аласы бар. Шулай ук бәрәңге казу дәвам итә.

Көзге культураларны чәчү төгәлләнеп килә. 12020 гектарда чәчелгән, бу фаразланганнарның 90 процентын тәшкил итә.
Узган атнада 335 тонна сөт савылган, 318 тонна сатылган. Уртача бәясе – бер килограмм өчен 31 сум 70 тиен. Бер сыерга тәүлеклек савым 15,8 килограмм тәшкил итә.
6 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган
Оператив хәл турында полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Василий Кузьмин хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 7 хәбәр теркәлгән. Сводкада – урлашу, мошенниклык очраклары. 22 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 203 кеше тоткарланган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 6.

Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылык бирәчәкләр
Ахырда Дмитрий Иванов шәһәр һәм районның балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә җылылык бирергә кушты, якын арада чистайлыларның торак йортлары да җылытыла башлаячак.
Нет комментариев