Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында чираттагы атналык планерка узды

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Киңәшмә бүләкләүдән башланды: намуслы хезмәте һәм рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм динара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен шәһәр һәм районның имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямовка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Кирәк булган һөнәр белгечләре әзерләнә

Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында үсеш программасын тормышка ашыру турында директор Әнәс Нуруллин сөйләде. Белем бирү учреждениесе беренче студентларын 1920 елның февралендә кабул иткән. Шушы ваыт эчендә халык хуҗалыгы өчен 22 меңнән артык белгеч чыгарылган.

Хәзерге вакытта техникум ФГОС нигезендә төрле юнәлешләр буенча югары квалификацияле белгечләр әзерләү алып барыла торган дәүләт, ике дәрәҗәле мәгариф учреждениесе булып тора. Алар арасында иң зур процентны авыл хуҗалыгы һәм елга профильләре алып тора. Моннан тыш, 2023-2029нчы елларга Татарстан Республикасы икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге нигезендә, техникум ТОП-төбәк (агрономия, җир төзелеше, суднолар йөртү, пешекче, кондитер һ.б.) исемлегеннән – 11 программа һәм ТОП-50 исемлегеннән (эретеп ябыштыручы, чәчтараш, мәгълүмати системалар (тармаклар буенча) буенча 5 юнәлешне гамәлгә ашыра.

2015 елда техникумда мәгариф учреждениесен үстерү программасы эшләнгән. Хәзерге вакытта техникумның төп корпусын, ашханәне, актлар залын, стадионны капиталь ремонтлау тәмамлана, территория төзекләндерелә. Остаханәләр өчен уку кирәк-яраклары сатып алынган. «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру кысаларында 28 ноутбук һәм күпфункцияле җайланма алынган.

Докладны тыңлаганнан соң, муниципаль район башлыгы:

– Чистай техникумы һәрвакыт үзенең чыгарылыш студентлары белән дан тотты, бу югары планканы алга таба да дәвам итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте.

Урып-җыю эшләре дәвам итә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Район басуларында җитен, көнбагыш, соя җыю эшләре дәвам итә. Бөртеккә кукуруз җыюга керештеләр. Әлеге культураларның уңдырышы быел яхшы дип билгеләп үтелде.

Явым-төшемнәр бәрәңге казуны бераз авырлаштырган, әмма бу эшләр дәвам итә. 120 гектарда ул җыеп алынган, бу планның 50 процентын тәшкил итә, 3480 тонна казып алынган, уртача уңыш һәр гектардан 290 центнер тәшкил итә.

Шулай ук район кырларында ачы туфракны известьлау, туфракны төп эшкәртү алып барыла.

Кешене үтергәннәр

Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Сергей Атуров сөйләде. Бер атна эчендә 23 җинаять турында хәбәр теркәлгән. Сводкада – кеше үтерү, 4 урлашу, 3 мошенниклык, 12 наркотик сату, теракт турында ялган хәбәр, наркотиклар тартып алу очраклары бар. 18 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 3 кеше төрле дәрәҗәдәге зыян күргән. Җәяүлене бәрдергәннәр. 4 машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 212 кеше тоткарланган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 4.

Көн тәртибендә – Өлкәннәр ункөнлеге, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән акча җыю

Утырыш ахырында Дмитрий Иванов Өлкәннәр ункөнлеге баруын искәртте. Аның кысаларында үткәреләчәк чараларны соңгы көнгә калдырмаска өндәде.

– Һәр ветеранга барып җитәргә, котларга кирәк, беркем дә игътибарсыз калырга тиеш түгел, – диде ул.

Шулай ук Дмитрий Алексеевич муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты тарафыннан бер көнлек хезмәт хакын махсус фондка күчерү турында карар кабул ителүен, җыелган акчаның мобилизацияләнгән һәм икенче чиратта мобилизацияләнәчәк ир-егетләр өчен кирәк-яраклар сатып алуга тотылачагын хәбәр итте. Чистай предприятиеләрен һәм оешмаларын бу игелекле эшкә кушылырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев