Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бу чын шигърият бәйрәме!»

Мәдәни-ял итү үзәгендә үзәк китапханә оештырган «Чистай укулары» узды.

Әлеге чара шәһәрдә 11нче тапкыр узды, «Ступени» һәм «Энҗеләр» җирле әдәби берләшмәләренең 25 еллыгына багышланган иде.

– Авторларыбызның бай әдәби мирасы бар. Без китапханә диварларында җыелып кына калмыйча, гадәти тормышта да җылы мөнәсәбәтләрне саклыйбыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез, буш вакытны бергәләп үткәрәбез. Моннан тыш, «Ступени» – шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнашучылар. Шәхсән минем өчен әдәби берләшмә – минем тормышым. Иртәдән кичкә кадәр шагыйрьләребезнең ничек яшәве, нинди чаралар уздырабыз, кая барабыз һәм башкалар турында уйланам. Мин андый кешеләр арасында булуыма бик шат. Без алга таба да иҗат итәчәкбез, шәһәргә сокланачакбыз, балалар белән эшләячәкбез, туган як турында язачакбыз, фестивальләрдә катнашачакбыз, – диде «Ступени» әдәби берләшмәсе рәисе, аны 14 ел җитәкләгән Елена Быкова.

«Энҗеләр» татар әдәби берләшмәсен күп еллар Розалия Шәйхетдинова җитәкли. Әдәби берләшмәнең барлык әгъзалары озак еллар дәвамында тату, иҗади гаилә булып яшиләр.

– «Энҗеләр»гә татар телендә язучы төрле яшьтәге авторлар керә. Без студентлар белән еш очрашабыз, мәктәпләрдә булабыз, район авылларына йөрибез. Безне һәркайда сөенеп, киң колач җәеп каршы алалар. Шундый очрашулар безгә иҗатка илһам, көч, яңа тәэсирләр бүләк итә, – дип сөйләде Розалия Шәйхетдинова.

«Чистай укулары»нда сәхнәдән җирле шагыйрьләрнең шигырьләре, музыкаль номерлар яңгырады. Тамашачыларга әдәби берләшмәләрнең барлыкка килү тарихы, казанышлары, аларны оештыруга күп көч куйган кешеләр турында сөйләделәр.

Әдәби берләшмәләр әгъзаларына иҗатлары, Ватанга мәхәббәт, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә өлеш керткәннәре өчен котлау һәм рәхмәт сүзләре юлланды.

– Бүген бездә чын шигърият бәйрәме. Юбилярларны үземнән һәм безнең барлык хезмәткәрләр исеменнән шундый матур дата белән котлыйм. Күңелегездә һәрвакыт 25 яшь булсын! Сезгә иҗади илһам, кызыклы идеяләр, күтәренке кәеф телим. Без сезне китапханәдә күрүебезгә бик шат, сезнең барлык очрашуларыгыз шундый җылы һәм эчтәлекле. Сезнең һәрберегез – чын талант, өстәвенә күпкырлы, – дип мөрәҗәгать итте әдәби берләшмә әгъзаларына Чистай авылара үзәк китапханә директоры Ирина Герасимова.

Елена Быкова һәм Розалия Шәйхетдиновага ул әдәби берләшмәләр һәм китапханә чараларында актив катнашканнары, җирле авторларның иҗатын хуплаганнары һәм алга этәргәннәре, Чистай мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен грамоталар тапшырды. Шулай ук Ирина Герасимова китапханә эше ветераннары Лидия Андрееваны һәм Гөлйөзем Байбикованы бүләкләде, алар китапханә һәм әдәби берләшмәләр үзара ярдәмләшеп эшләсеннәр өчен күп көч куялар.

Шәһәр ветераннары (пенсионерлары) җәмгыяте әгъзасы Татьяна Шведчикова, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Галимов та «Чистай укулары»нда катнашучыларны сәламләделәр һәм бәйрәм белән котладылар.

Чарада төрле елларда вафат булган әдәби берләшмә әгъзаларын да искә алдылар. Бу көнне фойеда тематик күргәзмә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев