Чистайда мобилизацияләнгән гражданнарны беренче озату булды.
Бүген Чистай хәрби комиссариатында өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган гражданнарны беренче озату булды. Ир-егетләребезне якыннары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, шулай ук район башлыгы, дин әһелләре, муниципаль хакимият органнары вәкилләре хәрби юлга озаттылар.
Мобилизацияләнүчеләргә район башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте.
– Кадерле Ватан сакчыларыбыз! Җиңүдән соң күп еллар узгач, фашизм кире кайтырга мөмкин дип беркем дә уйламады. Ни кызганыч, фашизм тугандаш Украинада үз тамырын җәйгән мизгелне кулдан ычкындырдык, Ватаныбызның бөтенлегенә һәм бәйсезлегенә куркыныч яный башлады. Өлешчә мобилизация турында карар кабул ителде һәм бүген без чистайлыларны илебезне саклау өчен озатабыз. Сез геройлар, егетләр! Без сезнең белән горурланабыз! Лаеклы хезмәт итегез, исән-сау өйләрегезгә әйләнеп кайтыгыз! Без сезне көтеп калабыз! – диде Дмитрий Алексеевич.
Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссары Андрей Пичушин мобилизацияләнүчеләргә үз теләкләрен җиткерде:
– Солдатлар һәм сержантлар, прапорщиклар һәм старшиналар, бүген Президентның өлешчә мобилизация турындагы боерыгы нигезендә сез Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына чакырылдыгыз. Сез барыгыз да территориаль сак гаскәрләрендә хезмәт итәчәксез. Ватанны саклау – Россия Федерациясе гражданинының изге бурычы. Бүгенге көндә безнең бурыч – сугыш безнең территориягә үтеп кермәсен өчен, чикләрне саклау. Без фашизмны җиңәргә тиеш! Без сезгә ышанабыз. Үзегезне саклагыз, өйләрегезгә исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Дошман тар-мар ителәчәк, без җиңәчәкбез! – диде Андрей Пичушкин.
Дин әһелләре дә үз теләкләрен юлладылар.
– Ватанны саклау – бу җирдә яшәүче һәр кешенең изге бурычы. Без Аллаһы Тәгаләдән сезне саклавын, тизрәк үз гаиләләрегезгә әйләнеп кайтуыгызны сорыйбыз. Без дошманның тар-мар ителүенә һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә ышанабыз, – дип ассызыклады Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов.
– Аллаһы Тәгалә сезгә, сезнең якыннарыгызга ярдәм итсен. Гаскәр башлыгы Суворов та мондый сүзләр әйткән: «Аллаһы Тәгалә безнең белән, аңа ышаныгыз һәм ярдәменә өметләнегез. Аллаһы Тәгалә безне йөртә, ул безгә генерал». Әлеге тормыш сынавын лаеклы үтәр өчен сезнең ышаныч, ныклык күрсәтүегезне телим, – дип өстәде Чистай округы благочинные, иерей Симеон Махортов.
Хәрби бурычны лаеклы үтәү, ныклык һәм батырлык илебез кешеләре характерының аерылгысыз өлешенә әверелде. Өлешчә мобилизациягә чакырылган чистайлылар да бүген батырлык, ихтыяр көчен һәм сугышчан рух күрсәттеләр.
– Яхшы булачагын уйларга кирәк. Рухыбыз көчле, барысы да әйбәт булачак! Без булмасак, кем?! Без җиңәчәкбез! Безне өйдә көтәләр, без җиңү белән исән-сау кайтырга тырышачакбыз! – ди Андрей Капралов.
Ватан сагына баскан геройларга үз теләкләрен якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре җиткерде.
– Барлык ир-егетләргә өйләренә, гаиләләре һәм балалары янына исән-сау кайтуларын телим. Без аларга ышанабыз, өметләнәбез һәм кадерлибез! Барысы да яхшы булсын! – дип теләде хезмәттәшен озатырга килгән Максим Максимов.
– Барысы да исән-сау кайтсыннар! Без аларны көтәчәкбез, – диде Равил Шәйдуллин. Бүген ул улын һәм дустын озатты.
– Ир-егетләребезгә тиз арада җиңү белән кайтуларын телибез. Аларның барысы да яхшы булсын! Бүген без хезмәттәшебезне һәм дустыбызның улын озатабыз. Биредә безнең бөтен коллективыбыз, дуслар һәм туганнар җыелды. Без ир-егетләребез өчен борчылабыз һәм аларны көтәбез! Аларның барысы да яхшы булуын телибез, – диде Сергей Трошин.
Рафаэль Ардаширов яз көне махсус хәрби операция үткәрелгән территориягә үз теләге белән киткән. Контрактының вакыты чыккач, өенә кайткан. Бүген ул мобилизацияләнүчеләр арасында.
– Мин Донбасстагы кешеләрнең авыр хәлдә калуларын белдем. Махсус операциядә катнашучы ир-егетләрне үз гаиләм кебек кабул иттем. Шуңа күрә читтә кала алмадым. Һәр яклап булышырга тырышучы үз ватандашларыңның ярдәмен тою күңелне күтәрә, – дип билгеләп үтте кулына Россия әләмен тотып килгән Рафаэль Ардаширов.
Бөек Ватан сугышы вакытында әби-бабаларыбыз бөтен
дөньяга халык бердәмлегенең нәрсә икәнен күрсәттеләр, бөтенесе бердәм рәвештә Ватанны саклауга бастылар, Әфган һәм Чечняда да егетләребез сүздә түгел, ә чынбарлыкта рухның ныклыгын, кыюлык һәм батырлык күрсәттеләр. Бүген башка ватандашларыбыз белән беррәттән чистайлыларга да бу традицияләрне дәвам итәргә туры киләчәк. Алар хәрби хезмәтне лаеклы алып барырлар, туганнары һәм якыннары янына исән-сау кайтырлар дип ышанабыз!
Нет комментариев