«Авыр булды, әмма без бирешмәдек!»
Җәмгыять

«Авыр булды, әмма без бирешмәдек!»

Тыл хезмәтчәне Вера Корнева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге истәлекле көндә Вера Михайловнаны котларга дип башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова һәм Чис тай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов килде.

Алар тыл ветеранына чәчәкләр һәм Россия Президенты Владимир Путиннан истәлек бүләге тапшырдылар, ветеранга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннары янәшәсендә тагын шулай озак еллар гомер кичерүен теләделәр.

Район башлыгы Дмитрий Иванов аны телефон аша котлады, аңа иң изге, җылы теләкләрен җиткерде.

Сәгать заводы вете раннары советы исемен нән Вера Корневаны Рәшит Шиһабетдинов та тәбрик итте.

Вера Михайловна Чис тайда туган. Ул үзе нең балачак елларын җылылык белән искә ала.

– Безнең гаилә Осиновка урамында яшәде. Революциядән соң аны Пионерлар урамы дип үзгәрттеләр. Елгачылар поселогында мин егерме ел яшәдем. Балалар бакчасына, мәктәпкә йөрдем. Аннары пристаньда эшче тәэминат бүлегендә хисапчы булып эшләдем, – дип сөйли Вера Михайловна.

Аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш башлангач, безнең шәһәребезгә Мәскәү сәгать заводы эвакуацияләнә.

– Без дус кызым белән сәгать заводына, 10нчы цехка эшкә урнаштык. Ул вакытта завод Бебель урамында урнашкан иде. Берничә ел сәгать җыючы булып, аннары бухгалтериядә эшләдем. Соңрак яңа завод төзедек, – дип искә төшерә ветеран.

Яшь Вера Бөек Җиңүгә хезмәте белән генә өлеш кертеп калмый, кичләрен ул җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйли, аларны посылка белән фронтка җибәрәләр.

– Җиңел булмады, әмма без бернәрсәдән дә курыкмадык, тылда эшлә дек, фронттагыларга яр дәм итәсебез килде, – дип их ластан сөйли әңгә мә дәшем.

1949 елда Вера Корневаны сату бүлегенә күчерәләр. Ул илебезнең төрле почмакларына сәгатьләр җибәрә. Аның гомуми хезмәт стажы 40 ел тәшкил итә.

Күпеллык хезмәте, производствога керткән саллы өлеше өчен Вера Корнева «Хезмәт ветераны», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләренә лаек була. Үзе озак еллар хезмәт иткән предприятиесенең җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен «Чис тай сәгать заводы ветераны» исеменә лаек була.

– Әни – чын хезмәт кешесе, ул эшсез тора алмый, – дип сөйли кызы Нина Романова. – Миңа калса, аның озак яшәү сере дә нәкъ менә шунда.

Вера Михайловна 1984 елда лаеклы ялга чыга һәм актив тормыш рәвеше алып баруын ташламый: гомумшәһәр чараларында актив катнаша, үсеп килүче яшь буын белән патриотик эш алып бара. Бүгенге көнгә кадәр ул бар яңалыкларны белә, иҗтимагый чараларда актив катнаша. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Вера Мхайловна күзлексез укый, аның тормышны яратуы, оптимизмы,күңел күтәренкелеге янәшә дәгеләрне дә рухландыра.

Хәзер Вера Михайловна кызының гаиләсе белән, аларның кадер-хөрмәтен, яратуын тоеп гомер кичерә.


Нет комментариев