Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Арпа ярмасы һәм яңа өлгергән кыяр белән кышкылыкка рассольник әзерлибез

Әлеге кулинария ярымфабрикаты сезне вакыт юклыкта коткарып кына калмый, ә менә дигән кабымлык, хәтта икенче аш та була. Ул бик гади рецепт, ә менә нәтиҗәсе искиткеч!

Аны әзерәү өчен 500 грамм башлы суган, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 100 мл су, 1,5 килограмм кыяр, 500 грамм кишер, 250 грамм арпа ярмасы, 1500 грамм помидор, 60 мл 9 процентлы серкә, 7 данә кара борыч, 60 мл көнбагыш мае кирәк була.

Кышкылыкка рассольник әзерләү өчен кирәкле про дукт ларны тәмләткечләр бе лән бергә алдан әзерләп куябыз. Помидорларның башларын кисәбез, уртача зурлыкта шакмаклап турыйбыз һәм зур кастрюльгә салабыз.

Кыярны да шулай турыйбыз һәм зур савытка салабыз.

Помидор салынган кастрюльга көнбагыш мае, шикәр, тоз, кара борыч, су өстибез дә плитәгә куябыз. Уртача температурада кайнатып чыгарабыз.

Кишерне эре угычта кырабыз.

Томатлар белән кайнап торучы кастрюльгә яхшылап юылган арпа ярмасын һәм 500 грамм ярымтүгәрәкләп туралган башлы суган салабыз. Аннары болгата -болгата кишер һәм өлешләп кыяр өстибез. Барлык ингредиентларны болгатабыз.

Яшелчәләр катнашмасын кастрюльдә кайнатып чыгарабыз, капкачын ябабыз һәм аз-азлап болгата-болгата 20 минут пешерәбез.

Шуннан соң яшелчәләрне яхшылап болгатабыз, серкә салабыз. Капкачы белән каплап, ун минут кайнатабыз.

Рассольник өчен әзерләнгән ризыкны кайнар килеш стерильләштерелгән банкага тутырып өеп салабыз, тыгызлыйбыз һәм стерильләштерелгән капкачлар белән каплыйбыз. Кире ягына әйләндереп одеял белән төрәбез. Берничә сәгать суытабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев