Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган

Бу авария 3 июньдә, иртәнге 7 сәгатьтә, "Махсус автоҗиһазлар заводы" янында була.

ВАЗ-2107 автомобилен йөртүче билгеләнгән кагыйдәләрне санга сукмыйча алдагы машинаны узарга тели һәм каршы як полосасында маршрут автобусы белән бәрелешә. Җиңел автомашинаны йөртүче вакыйга урынында вафат була. Кызганыч, законны бозу еш кына күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Биш айда шәһәр һәм район юлларында зыян күрүчеләр белән 57 юл-транспорт вакыйгасы була, аның нәтиҗәсендә 4 юл хәрәкәтендә катнашучы һәлак була. Июнь башында тагын берәүнең гомере өзелде. Авыр нәтиҗәле юл-транспорт вакыйгалары саны буенча апрель ае иң күп аварияле ай булды. Май аенда исә узган елның шул чоры белән чагыштырганда балалар катнашы белән юл-транспорт вакыйгалары саны ике тапкырга артты. Юлларда игътибарлы, уяу булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев