Чара чын маҗарага әверелде
Чистай балалар китапханәсендә «Китап хәзинәләре утравы» дигән әдәби квест узды. Малайлар һәм кызлар, әлеге утрауны табу өчен, әдәби диңгез буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр.
Чара чын маҗарага әверелде. Маршрутның һәр этабында катнашучыларны әдәби сынаулар: викторина сораулары, балалар дәртләнеп чишкән табышмаклар, авторларның һәм яраткан персонажларның исемнәре, әкият геройларыннан шифрланган телеграммалар көтте. Укучылар әсәрләрнең сюжетларын һәм мәкальләрне торгыздылар, шулай ук хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар.
«Бу чара күңел ачу чарасы гына түгел, ә хыялны уята торган, логик фикерләүне үстерә һәм укуга мәхәббәт тәрбияли торган чын маҗарага әверелде», – дип билгеләп үттеләр квестны оештыручылар.
Аларның сүзләренә караганда, мондый форматлар балаларга белемнәрен тикшерергә генә түгел, ә китапка якты хисләр һәм ачышлар чыганагы буларак яңача карарга да ярдәм итә.
Нет комментариев