Яшьлеккә алып кайткан күрешү
Җәмгыять

Яшьлеккә алып кайткан күрешү

Каргалы мәктәбендә бергә укыган сыйныфташларымның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан, гомер-вакытның кадерен белеп яшәгән (2нче өлеш)

Мин дә, әлеге юлларның авторы Нәсимә Исхак кызы Садыйкова, классташларыма кушылып азрак үз тормышымны языйм әле. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамладым. Гомер буе шул эштә эшләдем: «Татарстан яшьләре» «Шәһри Чаллы» газеталарында. «Көмеш кыңгырау» газетасында баш мөхәррир булдым. Матбугатта озак еллар эшләвем өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен алдым. Язу эшеннән әлегә кадәр туктаганым юк. Менә бүген дә көне буе яздым. Сөенечле хәлләрне язу рәхәт, рухи көч бирә. Шулай ук классташларымның күбесе кебек үк, күптәннән инде диндә мин. Әлхәмдүлилләһи Раббил гәәләмиин! Чаллыда «Ак мәчет» мәдрәсәсендә, Казанда «Мөхәммәдия»дә укыдым. Хәзер дә укыйм әле. Бик акыллы кызым бар. Шулай ук журналистика буенча укыды. Бер оешмада матбугат үзәген җитәкли, яраткан оныгымның әнисе дә ул. Намазга да бас­ты Аллаһка шөкер! Алга таба гел булып торсын бәхетләре! Әәмиин!

Ә менә Дания дустыбыз үзенең тормыш юлын ничек сурәтләгән! Бергәләп укыйк әле:

– Мин Садыйкова (Камалова) Дания Мортаза кызы Иске Роман авылында 10 балалы гаиләдә туып үстем (хәзергесе көндә дүртебез исән-сау әлхәмдүлилләһ!). Инде 55 ел Түбән Кама шәһәрендә яшим. Мин КХТИның Түбән Кама кичке филиалында укуны эш белән бергә алып бардым. 20 ел торак-коммуналь хезмәтләр тармагында: милекне хосусыйлаштыру бүлегендә эшләдем. 10 ел Түбән Каманың «Нефтехим» идарәсендә әйдәп баручы инженер-технолог вазифасын башкарып, 37 ел стаж белэн лаеклы ялга чыктым. Кешеләр һәм коллектив белән эшли белү – Аллаһы Тәгалә нигъмәте ул. Әлхәмдүлилләһ! Мин тормышымнан бик канәгать!

Тормыш иптәшем дә «Нефтехим» да механик булып эшләде.

Ике улыбыз, биш оныгыбыз бар. Балаларыбыз таза тормышлы, профессияле. Кузләр генә тимәсен! Бәхетләре гомерле булсын. Бездән соң догачылар булса иделәр дигән теләктә калам. Әәмиин.

Үзем 39 яшемнән намазда, әлхәмдүлилләһ!.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән әнием дә 95 яшенә кадәр Ак әби булып яшәде. Аның да догалары кабул булгандыр.

Мин бергә эшләгән Илһамия сенелемә дә бик рәхмәтлемен, ул минем беренче остазым. Үзебезнең мәчетләрдә курслар бетердем, «Онлайн»нан укып, «Апанай» да төпле белем бирделәр. Раббыма мең шөкер!

Хэзергесе вакытта иң зур теләгем – илдә, жирдә тынычлык, үзебез сәламәт булып, гарәп телен өйрәнеп Коръәнне аңлап уку...

...Инде мәрхүм булган бер хәзрәтнең шигырен куям:

 

Коръәндә бәрәкәт,

Коръәндә якты Нур.

Коръәндә чисталык,

Коръәндә туры юл.

Коръәндә бәхет тә,

Коръәндә шифа да.

Коръәндә бар да бар,

Миңа да, сиңа да.

Әллә соң күрмибез?!

Тормышта һаман да

Нәрсәдер эзлибез...

 

Булган сынауларга сабыр итеп, биргэн нигъмәтләргә шөкер итеп, исәнлектә, җан тынычлыгы, тән сихәте белән, иманлы булып яшәп, җәннәтләрдә дә бергә булсак иде. Әәмиин, йәә Рабби!!!.

...Классташларым белән очрашу тәэсирләреннән һаман айный алмыйм бит әле, дуслар. Язмаларымда тегене язмаганмын, моны язмаганмын дип, борчылам. Шуңа күрә кулыма тагын каләм алдым әле...

Очрашуыбызның иң якты, җанны уйландырган да, елаткан да мизгелләре мәҗлесне башлап сүз әйтүче, догалар кылучы классташыбыз, Исләй авылы имам-хатыйбы Рафик хәзрәт Мохтаровның газиз укытучыларыбызны искә алып, аларның барысының да исемнәрен атап, күңелләребезне сагынулы гамьгә төреп дога кылуы булды. Шатлыклы йөзләребез моңсуланды бу минутларда, күңелебез мөгаллимнәребезне яратып, юксынып, якты хатирәләр эчендә сулкылдады, күзләребез яшькә чыланды... Каргалыда укыганда класс җитәкчебез булган Раҗия апа, тарихтан укыткан Мария апа, татар теле һәм әдәбиятыннан Асия апа, географиядән Госман абый, рус теле һәм әдәбиятыннан Хөмәйра апа, физикадан Рәшит абый, химиядән Гөлфирәм апа, физкультурадан Расих абый, хезмәт һәм «трактор» дәресләре биргән Җәүдәт абыебыз...

Алар исеменә тагын Исләй, Татар Сарсазы мәктәбе укытучыларының мөхтәрәм исемнәре кушылды. Үзем дә Рафик хәзрәт белән бергә Исләй мәктәбендә белем алганлыктан, дога укыганда исемнәре аталган укытучыларыбызның якты рәвешләрен җан түремнән үткәрдем: беренче хәрефләрне танырга, язарга өйрәткән Мансура апа, соңыннан класс җитәкчебез булган, физикадан, физкультурадан укыткан Рашат абый, татар теленнән Наилә апа, математикадан Халидә апа, рус теленнән Фидания апа, география, ботаника фәннәреннән Рәисә апа, тарих укытучысы һәм мәктәп директоры Хадимә апа... Аллаһның рәхмәте булсын аларга куйган хезмәтләре, тырышлык­лары өчен! Рухлары искә алуларыбызга шат булсыннар!

Мәҗлесебездә күпчелекне тәшкил иткәннәр Иске Роман мәктәбе укучылары булганлыктан (Сарсаздан булган классташлар да, бишенче класстан соң шул мәктәптә белем алган бит!) укытучыларының исемнәрен дә бик тәфсилләп атап үтте хәзрәтебез.

Ин беренче мәктәп бусагасын атлап кереп, беренче сыйныфка килгән укучыларын әниләре кебек кайгыртучанлык, ярату белән каршы алган беренче укытучылары Рәхимә апа Дәминова, Сарсазда беренче укытучы Минҗиһан апа Ситдыйкова, Иске Роман мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Факия апа Шакирова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә апа Миңнегулова («Пыскымаска - янарга, дөрләп янарга!» дигән девизын еш исебезгә төшереп, шулай яшәргә өйрәтте дип искә алдылар укучылары), математика укытучысы һәм классны бербөтен гаилә итеп туплаган класс җитәкчесе Рәсимә апа Миңнебаева, шулай ук математика укытучысы Сәрия апа Сәлахова, тарих укытучысы Әсхәт абый Зарипов, физика укытучысы Гомәр абый Нуретдинов, ботаника укытучыбыз Ләйлә апа Сабитова, хезмәт укытучысы Рәфкат абый Ситдыйков, мәктәп директоры һәм география укытучысы Рәхимә апа Хәйретдинова рухларына багышлап укылган догалар үзләренә төпле белем биргән, олы тормыш юлына ныклы аяк басарлык белем-тәрбия бирелгән укучылары күңеленнән чыккан ихлас һәм чиксез рәхмәтләр булып яңгырадылар.

Яраткан шагыйрәбез Лена Шагыйрьҗанның түбәндәге шигырь юллары нәкъ менә безнең күңел халәтен ачып сала төсле:

 

«Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне, –

Сорасалар, багышларга кемгә», диеп.

«Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыма», дияр идем, башым иеп.

«Иң бәхетле кеше кем?» – дип сорасалар,

Әйтер идем, сүзләремне гөлгә төреп:

«Ул – Укытучы, елмайганда, каршысында

Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп»

...Инде яраткан укытучыларыбызның укучыларына тагы бер кат күз салыйк! Алган белемнәрен, укытучылары биргән белемне, алар тарафыннан күңелләренә салынган яхшылыкны саклаганнармы, аклаганнармы алар?! Укытучы абый-апаларының биргән игелекләренә турылыклы булып калганнармы?! Үткән язмаларымда аларның күбесе искә алынган да иде инде. Искә алынмаган сыйныфташларыбызны да барлыйк әле.

...Иске Роман мәктәбендә белем алган Нәкыйп Кадыйров­ның үзе турындагы фикере дә бик гади:

 «Мин авыл җирен яратканга күрә, читкә китә алмадым. Шунда калдым. Акташта механизаторлар курсын бетердем дә авылда төпләндем. Гомер буе авыл кешесе булып яшәдем, механизатор, шофер булдым...» Димәк, Җир сөргән, иген икән, ашлык ташыган Нәкыйп! Тырыш булган! Уңган булган! Җирне, тормышны яратуның тәмен белгән. Кешеләрнең, ата-анасының, укытучыларының эшен, ышанычын аклап яшәгән. Биш кыз тәрбияләп үстергән! Оныклары да күптер инде! Бәхетле булсыннар барчасы да!

Сания Нәбиуллина да үз тормышы турында күп сүзле түгел:

«Иске Роман мәктәбен тәмамлагач, Чистай трикотаж фабрикасында 38 ел тегүче булып эшләдем. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булдым. Ике кызым югары белем алдылар. Биш оныгым үсә».

Чистай трикотаж фабрикасында тегелгән җылы кофталар, матур күлмәкләр шәп товарлардан санала иде. Сания теккән булган икән аларны! Һәр хезмәтнең үз матурлыгы бар шул аның! Саниябез дә үзенең тормыш юлында укытучыларыбыз чакырган тырышлыкны, намуслы хезмәтне аклап яшәгән, димәк!

Дания Хәмзина – очрашуны оештыручыларыбызның берсе. Ул да үзе турында тыйнак кына сөйләп үтте:

«Мәктәпне тәмамлагач, «Чистай медицина училищесы»нда белем алдым. Озак еллар Чистай санэпидстанциясенең санитария бүлегендә эшләдем.Төрле оешмаларда, хезмәт урыннарында эш шартларының никадәр дәрәҗәдә санитария шартларына туры килүен тикшереп торучы хезмәткәр идем. Кешеләр әйбәт шартларда, чиста, җылы, якты эш урыннарында хезмәт куйсыннар дип тырыштым. Үз эшемне яратып башкардым. Әлхәмдүлилләһ, өч улым, җиде оныгым бар!»

Классташларыбыз бу очрашуда мөмкин кадәр күбрәк булсын дип, барысы да очрашуга килсеннәр дип нык тырышкан Дания! Вакыт белән санашып тормыйча, эзләгән, тапкан, шалтыраткан... Бер классташыбызның адресын таба алмагач, популяр газета редакциясе аша эзләткән хәтта! Табып биргәннәр бит классташыбызның адресын.

 

Кызганычка каршы, ул сәламәтлеге бераз какшап торганлыктан гына очрашуга килә алмады... Алдагысына килер, иншә Аллаһ! Насыйп булсын барчабызга да. Әәмиин, Йәә Рабби!

Гөлия Ситдыйкова шулай ук Иске Роман мәктәбендә сигезенче классны тәмамлагач, Каргалы мәктәбендә белем алган. Аннан соң Чистай медицина көллиятен тәмамлаган. Берничә ел Мөслим авылында фельдшер вазифасында эшләгән. 1974 елда ире белән бергә Чаллыга күчәләр. Гөлия балалар бакчасында 21 ел өлкән шәфкать туташы булып эшли. 1998 елдан өлкәннәр хастаханәсендә хезмәт куя. «Гомер буе үз эшемне яратып эшләдем! Ике кыз үстердек, өч оныгыбыз бар», – дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

Очрашуыбызда Гөлияне бик матур җырлары белән дә хәтерләп калдык. Тагы да ишетергә язсын, дибез.

Рузалия Хәмзина да туган ягында, Чистайда гомер кичергән.

«Чистай универмагында башта гади кибетче, соңрак бүлек мөдире булып эшләдем.

Бер улым, бер кызым, өч оныгым бар. Шуларга сөенеп яшәп ятам». Рузалия классташым да үз эшен бар күңелен биреп, намус белән башкарган, нәсел дәвамчылары тәрбияләгән.

...Язылганнардан чыгып нәтиҗә ясыйбыз. Алган белемнәре, тырышлыклары юкка булмаган замандашларыбыз һәм яшьтәшләребез һәм классташларыбызның. Укытучы-мөгаллимнәребезнең дә тырышулары, безгә күңел көчен, күңел җылысын, күңел омтылышларын биреп укытулары юкка булмаган! Яшьлегебезгә алып кайткан очрашу-классташлар очрашуы шуны раслады. Әлхәмдүлилләһ!

Искиткеч зиннәтле, рухыбызны күтәргән, җаныбызны сөендергән классташлар очрашуы булды бу! Ярый әле очраштык, дуслар! Оештыручыларның һәммәсенә дә: Гөлсирә һәм Искәндәр Минсафиннарга, очрашуыбызны матур сүзләре, зиннәтле фикерләре, догалары белән якты, җылы, онытылмаслык иткән хәзрәтебез Рафик Мохтаровка, классташларның исемлеген ачыклап, аларга очрашу турында хәбәрләр җиткерүдә зур тырышлыклар куйган Дания Хәмзинага, очрашуыбызны онытылмаслык итүгә хезмәт куйган, өлеш керткән һәркемгә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын! Бездән дә олы рәхмәтләр сезгә! Тагы да күңелләргә канат куйган очрашулар насыйп булсын безгә! Шундый теләктә калыйк! Әәмиин, йәә Раббыбыз!

 

Нәсимә Садыйк


Нет комментариев