Җәмгыять

«Татмедиа» ТРның коммерцияви булмаган оешмалары эшен иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итте

Гаризалар 2026 елның 25 сентябреннән 30 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурсның бүләкләү фонды – 400 мең сум

«Татмедиа» Татарстанның коммерцияви булмаган оешмалары эшен иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итте.

 

Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын республиканың социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмалары эшенә җәлеп итү һәм аларның эшчәнлеге турындагы материалларның сыйфатын күтәрү.

 

Конкурс дүрт номинациядә уздырыла:

*«Иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»;

*«Иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)»;

*«Басма массакүләм мәгълүмат чарада иң яхшы язма»;

*«Интернет челтәрендә иң яхшы язма».

 

Һәр номинациядә өч призлы урын каралган. Беренче урын өчен – 50 мең сум, икенче урын өчен – 30 мең сум, өченче урын өчен 20 мең сум түләнәчәк.

 

Анда журналистлар, авторлар, шулай ук журналистлар коллективлары һәм биш кешегә кадәр авторлык коллективлары катнаша ала. Шул ук вакытта конкурс физик затларга гына исәпләнгән. Бер катнашучы 2025 елның 10 ноябреннән 2026 елның 30 октябренә кадәр булдырылган 10нан артык эшне тәкъдим итә алмый.

 

Материаллар рус һәм татар телләрендә кабул ителә.

Катнашу өчен:

*PDF һәм Word форматларында «Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурска» тамгасы белән заявка;

*анкета;

*шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык җибәрергә кирәк.

Документлар konkurs.sonko.rt@mail.ru электрон почтага кабул ителә.

Телевизион һәм радиоэшләр өчен өстәмә рәвештә материалның эфирга чыгуы турында массакүләм мәгълүмат чарасының баш мөхәррире имзалаган белешмә таләп ителә.

 

Катнашу шартларын +7 (843) 570-31-12 телефоны буенча ачыкларга мөмкин. Конкурс комиссиясе сәркатибе – Даната Мөхәммәтшина. Конкурсның җентекле шартлары нигезләмәдә бәян ителгән.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев