Җәмгыять

2026 елда Татарстанда 121 яңа автобус сатып алачаклар

...

Татарстанда быел 121 яңа автобус сатып алачаклар. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына Юлламасында хәбәр итте.

 

«Без халыкның заманча җәмәгать транспортына ихтыяҗын күрәбез. Без бу эшне алып барабыз», – диде ул.

 

Моннан тыш, электр транспорты буенча модернизацияләү программасы көтелә, аңа ел саен 1 млрд сум финанслау каралган. Быел гына да 20 трамвай ремонтланачак.

 

Рәстәм Миңнеханов Транспорт министрлыгына трамвай юлларын ремонтлауның яңа бишьеллыгын эшләргә кушты. Тулаем алганда, аның сүзләренә караганда, шәһәр транспорты белән идарә итү системасын модернизацияләргә кирәк.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев