Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Вакыйга

Йолдызда янгын

Йолдыз авылында дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә дүрт гаилә, шул исәптән күп балалы Лисиннар гаиләсе яшәгән барак янды.

Төн уртасында баракта яшәүчеләр чатырдау тавышына уянып китәләр - барак яна башлаган, яшәүчеләр барысы да урамга йөгереп чыга, үзләре белән документлар һәм әйберләр алырга гына өлгерәләр. Ярты гасырга якын торган корылма янгын сүндерүчеләр килгәнче янып бетә, яшәүчеләрнең берсе дә зыян күрми.
Шуны да әйтергә кирәк, күп балалы Лисиннар гаиләсе өчен әлеге янгын исәп буенча икенчесе. Өч ел элек аларның гаиләсе яшәгән йорт яна һәм аларга вакытлыча яшәү өчен әлеге баракны бирәләр. Хәзер биш бала әниләре белән бергә Чистай шәһәрендәге йортларның берсендә яшиләр, калганнары поселок биналарына урнаштырылган. Янгын сәбәпләре ачыклана. Булдырь авыл җирлегенә 3-43-55 телефоны аша шалтыратып сез янгында зыян күрүчеләргә ярдәм итә аласыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев