Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Вакыйга

Яшь кешене үтергән

1 гыйнварда Чернышевский урамындагы бер йорт янында көч кулланып үтерелгән яшь кеше мәете табыла.

Аңа нибары 22 яшь була. Оператив тикшерү барышында әлеге җинаятьне кылуда 32 яшьлек яшәү урыны булмаган кешенең гаепле булуы ачыклана. Яңа елның беренче көнендә кемнеңдер өенә кайгы килә. Ул тагын берничә чистайлы өчен күңелсез тәмамлана. Төнге берләр тирәсендә Чернышевский урамындагы икенче йорт янында шул ук җинаятьченең тагын ике яшь кешегә пычак белән чәнчүе, аларның сәламәтлегенә зыян китерүе ачыклана.
Ә менә 31 декабрьдә Яңа елга кадәр бер сәгать кала фатирларның берсендә ызгыш килеп чыга, ирле-хатынлы мөнәсәбәтләрен ачыклыйлар. 46 яшьлек хатын-кыз үз иренең корсагына пычак белән кадый, ире үтәли яра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев