Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Узып баручының пакетын тартып алган

    Әлеге талаучыны җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган.

    Мир урамы буйлап баручы ир-ат аның корбанына әверелгән. 26 яшьлек җинаятьче көч кулланып ачыктан-ачык узып баручының азык-төлек салынган полиэтилен пакетын тартып алган. Күрәсең, бик нык ашыйсы килгән. Бу яшь кеше тамагын туйдырыр өчен җинаятькә барганмы, әллә инде баю теләге булганмы, билгесез.
    Чит кешенең пластик банк картасыннан 16 мең сум акча урлаган каракның да шәхесе ачыкланган. Ул 25 яшьлек шәһәрдә яшәүче булып чыккан.
    Тагын бер яшь җинаятьче тәрәзә рәшәткәсенә зыян китерү юлы белән бер учреждение бинасына үтеп кергән һәм төзү-ремонтлау материаллары урлаган. Аның эзенә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре чыккан.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: