Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Вакыйга

Утта 38 яшьлек ир-ат янып үлде

Иртән иртүк 25 майда коткару хезмәтенә Лермонтов урамында янгын булуы турында хәбәр керә.

Йортның эчке өлешен һәм чарлакны ут камап алган. Янгынны сүндергәндә янгын сүндерүчеләр залда бер ир-атның яшәү-билгеләре булмаган гәүдәсенә тап булалар. Янгынның якынча сәбәбе - исерек килеш тәмәке тартканда ут белән сак эш итмәү. Ачык­ланганча, фаҗигагә кадәр ир-атка эшләргә рөхсәт итмәгәннәр (исерек булган) һәм ул өенә кайтып киткән. Кич белән ул эштән кайтып килүче дусларын очраткан һәм үзенә чакырган. Бер шешә аракы сатып алганнар. Эчкәннәр, сөйләшеп утырганнар һәм тәмәке тартканнар. Бер-ике рюмка эчкәннән соң берсе кайтып киткән, аның артыннан икенчесе дә киткән һәм йорт хуҗасы үзе генә калган. Ә иртән аның гомерен өзгән менә шундый коточкыч хәл булган.

Реклама

Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Чистополь-информ»

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев