Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Пневматик коралдан алты машинага атканнар

    Бер тәүлектә мебель фабрикасы микрорайонында ике йорт янында калдырылган алты машинага пневматик мылтыктан атканнар.

    Ничек кенә сәер булмасын, яшәүчеләрнең берсе дә ату тавышын ишетмәгән. Кайбер транспорт чараларына төнлә белән аткан булсалар, икенчеләре көпә- көндез җинаятьчеләр мишененә әверелгән.
    Бернәрсәдән дә курыкмыйлар дип әйтәсе генә кала. Кеше машинасына зарар китереп күңел ачканнар. Тикшерү нәтиҗәсенә караганда, бер йортның өске катындагы балконнан атканнар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: