Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Вакыйга

Мошенниклар ятьмәсенә эләкмәгез

Банк клиентлары кертемнәреннән акча урлау очрагы буенча тикшерү алып барыла. Шулай да була икән! Ә җинаять эше шәһәр банкларының берсендә операция кассасы контролер-кассирына карата кузгатыла.

Ул кертемченең акчаларын үзләштергән. Урланган 14300 сумны, әлбәттә, кайтарырга туры киләчәк, ә җәзаны суд билгеләячәк.
Криминаль сводкада мошенниклык очраклары бар. "Тиньков" һәм "Русфинанс" банклары вәкилләре кайбер затларның алдау юлы белән аларның финанс учреждениеләре аша кредитлар рәсмиләштерүләре турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать итәләр, ә кредитлар бүгенге көнгә кадәр түләнмиләр.
Һәм тагын республикада чегән милләтендәге ике хатын-кызның мошенниклык гамәлләренә бәйле очраклар ешайган. Алар ялгыз өлкән кешеләргә өйләренә кертүләре үтенече белән мөрәҗәгать итәләр, шуннан соң эшләнгән сценарий буенча эш итәләр: ышаныч яулыйлар, аларны алдыйлар һәм талап чыгалар. Таныш булмаган кешеләрне үз өегезгә кертмәгез, аларның үгетләүләренә бирешмәгез. Һәр шикле очрак буенча шунда ук 02, ә кәрәзле телефоннан 020 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев