Әйләнеп каплану нәтиҗәсендә машина йөртүче һәлак булган, ә аның өч пассажиры төрле имгәнүләр алганнар.
9 июньдә, иртәнге 4 сәгатьләр тирәсендә юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә "Рено" автомобилен йөртүче һәлак булган, ә 3 пассажиры җитди тән җәрәхәтләре алганнар.
Фаҗига Чистай-Түбән Кама автоюлының беренче километрында була. 36 яшьлек "Рено"ны йөртүче Йолдыз поселогы ягыннан шәһәргә таба юнәлә. Имин хәрәкәт тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм борылыш юнәлешен исәпкә алмый, нәтиҗәдә, кюветка әйләнеп каплана.
Юл законын санга сукмау сәбәпле, машина йөртүченең гомере өзелә, ул вакыйга урынында ук җан бирә. Аның өч пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар.
Соңрак Чистай районы буенча ЮХИДИ бүлегеннән әйләнеп капланган автомашина пассажирының һәлак булуы турында редакциягә хәбәр иттеләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев