Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Машина йөртүче баганага бәрелгән

    Әлеге фаҗига Часовая һәм Дзержинский урамнары чатында иртәнге сигезләр тирәсендә була.

    Транспорт чарасы белән машина йөртү таныклыгы булмаган 18 яшьлек егет идарә итә. Ул имин хәрәкәт тизлеген сайламый һәм машина белән идарә итә алмый.
    Нәтиҗәдә, яшь кеше үзе хәрәкәт итә торган юнәлештә куелган юл билгесе терәгенә бәрелә, аннан соң әлеге автомашина электр тапшыру баганасына килеп бәрелә. Машина йөртүченең үзен дәваханәгә озаталар, ә зарар күргән машинаны махсус тукталышка урнаштыралар.
    Шәһәребездә шундый бәрдерүләр бик еш була.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: