Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән исерек ир хатын-кызны таптатты

Җәяүле-хатын-кыз аңына да килмичә дәваханәдә вафат булды.

Үлемгә китергән юл-транспорт вакыйгасы Чистай үзәгендә, К.Маркс урамында, педагогия көллиятеннән ерак түгел булды.
ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иткәнчә, 49 яшьлек хатын-кыз билгеләнмәгән урында юлны аркылы чыккан. Ә бәхетсезлек аны шунда сагалап торган. ВАЗ-21065 машинасын йөртүче җәяүлене бәрдергән. 34 яшьлек ир-ат транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән. 1 июньдә генә ул руль артында исерек хәлдә булган өчен җәмәгать судьясы тарафыннан машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Әмма бу аны бернәрсәгә дә өйрәтмәгән күрәсең, чөнки спиртлы эчемлек эчкәннән соң машина йөртү таныклыгы булмаган килеш тә ул руль артына утырган. Бу юлы әлеге гамәле фаҗигале тәмамланган: тәгәрмәч астында хатын -кыз һәлак булган. Ә аны тагын да катырак җәза көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев