Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Кызын кыйнаган өчен җинаять эше ачылган

Әнисе тарафыннан кабат кыйналган 12 яшьлек кыз ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Ачыкланганча, туган йортында ул беренче тапкыр гына җәберләүләргә дучар булмаган. Аны әнисе даими рәвештә кыйнаган.

Гаилә район авылларының берсендә яши. Шунда ук балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре вакыйга урынына баралар. Әлеге хатын-кыз кызын чәчләреннән эләктереп әллә ничә тапкыр тимер караватка бәргән, идән буйлап сөйрәп йөргән, идән юа торган чүпрәк белән битенә суккан, теләсә нинди һава шартларында да урамга куып чыгарган.
Бала начар шартларда үскән, әти-әнисе икесе дә еш кына аракы эчкәннәр, кызларын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгәннәр дә диярлек. Үз йортларында бернәрсә дә эшләргә теләмиләр, бакчаларында бернәрсә дә үстермиләр. Мунчаны да бик сирәк ягалар.
Күршеләренең сүзләренә караганда, алар әлеге яклаучысыз кызны кызганалар, аңа ничек тә булса ярдәм итәргә тырышалар. Кыз пычрак, искереп беткән киемнәрдә йөри, яхшы итеп туклана да алмый, чөнки өйләрендә ашарга яраклы азык-төлек тә юк.
Соңгы тапкыр хатын-кыз баласын бик нык кыйный, күп сандагы җәрәхәтләр ясый. Әлеге анага карата җинаять эше торгызылган.
Кызның язмышы белән компетентлы органнар шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев