Реклама
Вакыйга
Кызны бәрдергәннәр
ВАЗ-2107 автомашинасын йөртүче балигъ булмаган җәяүлене бәрдергән.
Кыз бер мәктәпнең өченче сыйныфында укый, көтмәгәндә К. Маркс урамында җәяүлеләр чыга торган урын янында юлның машиналар йөри торган өлешенә йөгереп чыккан. Әти-әнисе бала белән икенче көнне травмпунктка мөрәҗәгать иткәннәр. Машина белән идарә итүче кыз вакыйгага кадәр берничә көн алдан гына машина йөртүче таныклыгы алган. Шатлык бәхетсезлеккә әверелгән.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Чистополь-информ»
Нет комментариев