Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Кешегә пневматик пистолеттан өч тапкыр аткан

22 яшьлек чистайлы пневматик пистолеттан өч тапкыр ир-атка аткан.

Аның берсе корбанының күзенә эләккән. Аксубай районында яшәүче Җиңүнең 40 еллыгы һәм Вәлиев урамнары чатында өенә кайтып җитәр өчен машина көтеп торган. Инде караңгы төшеп килә, узып китүче автомобильләрне йөртүчеләр пассажир алырга теләмиләр. Шуңа да әлеге юлчы ЮХИДИ хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була, юл-патруль хезмәте экипажын туктата. Әмма ул зыян күрүче белән фаҗига урынына ашыга торган була һәм китеп бара. Ә моңа кадәр ягулык салу станциясенә светофорның тыючы сигналы вакытында автомашина кергән була. Ир-атның полиция машинасын туктатып аңа нәрсәдер сөйләвен күргәч, яшь машина йөртүчедә минем турыда сөйлиме икән дигән фикер уяна. Әгәр билгесез кеше аның юл кагыйдәсен бозуы турында сөйләсә?
Машинага ягулык салгач ул кузгалып китә һәм ялгыз басып торучы юлчы янына туктый. Машинадан чыгып аны гаепләп ташлый: янәсе сиңа барыннан да күбрәк кирәкме? Шунда ук пневматик пистолетын ала һәм өч тапкыр ир-атка ата, шуның өстенә пистолет сабы белән аңа суга. Соңыннан берни дә булмагандай машинасына утыра да китеп бара.
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре аның җинаятьне кылуда гаебе булуын ачыклыйлар. Тикшерү эшләре алып барыла. Зыян күрүче авыр җәрәхәт ала, күзе бөтенләй күрми, җитди операция таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев